Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Новостной блок
"Бүген бездә чыгарылыш"
Опубликовано: 29.05.2025
Бүген балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып үтте.Бу гади генә бәйрәм түгел. Бу балачак дигән матур илнең беренче баскычы белән саубуллашу. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле 5 балабызны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Бакчага килгәндә нәни генә балалар булса, хәзер инде алар белем алыр яшькә килеп җитте. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Бу балалар төрле конкурсларда , олимпиадаларда катнашып урыннар да алдылар.Һәрбесе җырлый, бии, шигырь сөйли. Балалар!Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле укучылар булыгыз. Хәерле ак юл сезгә!
К списку новостей