Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Новостной блок
"ГЕОРГИЙ ТАСМАСЫ - ҖИҢҮ БИЛГЕСЕ"
Опубликовано: 05.05.2025
Бөек Җиңү ул – данлы Ватаныбыз тарихының иң күренекле вакыйгасы, халыкның корычтай нык рухы, каһарманлыгы күрсәткече, гаделлек һәм хаклыкның явызлык көчләреннән һәм золымнан һәрчак өстен чыгуына ачык бер мисал. Илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнештәге Җиңү Көне сугыштан соңгы буыннар хәтеренә тирән уелды. Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән фидакарь җанлы көрәшчеләрне без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Бүген без балаларыбыз белән георгий тасмасы турында сөйләштек. Тасманың барлыкка килү тарихы да бик кызыклы. Ул 1769 елда Екатерина II Изге Георгий орденын раслагач кулланылышка кертелә. Бу билге офицерларга Рус-Төрек сугышындагы батырлыклары өчен тапшырыла. Тасмадагы кара төс - төтенне, кызгылт сары ялкынны аңлата.
Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны, батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген тасмаларны буяган вакытта да балаларыбыз белән Бөек Ватан сугышында үз иленең якты киләчәге өчен канын түккән горур солдатларыбызны искә алдык.
К списку новостей