Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Новостной блок
"Муса Җәлил-балаларның якын дусты"
Опубликовано: 15.02.2024
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бүген Апаз авылы китапханәчесе Рамилә Минҗанова “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы” кебек шигырьләрен китапханәче укыды. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.
К списку новостей