Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Абзалов Рем Абзал улы исемендәге Урта Балтай төп гомуми белем биру мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422344, Республика Татарстан, Апастовский район, село Среднее Балтаево, ул.Новая, дом 23/ 422344, Татарстан Республикасы Апас районы, Урта Балтай авылы, Яңа урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-763-66-36 |
E-Mail: | baltaevoschool2011@ mail.ru, Srednebaltaevskaya.O@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича" |
Руководитель: | Салахова Резеда Абузаровна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 32 обучающихся (2 иностранных гражданина), 6 воспитанников дошкольной группы (1 иностранный гражданин) |
У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Абзалов Рем Абзал улы исемендәге Урта Балтай төп гомуми белем биру мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Гүзәллек дөньясында 10.06.2014
Җәй җиткәч безнең мәктәп территориясе тагын да матурайды, ямьләнде, чөнки мәктәп янын үзебезнең теплицада үстерелгән чәчәк үсентеләре бизәп тора.
Чәчәкләр
-
Балаларны яклау көне 01.06.2014
1 нче июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Апас районы сабантуй мәйданында балалар өчен зур бәйрәм узды. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары да бәйрәмдә катнашты. Аларның чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014
Яңа гына башланып киткән уку елы менә инде ахырына да якынлашты. Бүген бездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. 2013-2014 нче уку елында Урта Балтай төп гомумбелем бирү мәктәбен 8 чыгарылыш укучысы тәмамлады. Без аларга хәерле юллар теләп калабыз!
-
Җиңү бәйрәмен каршы алу 09.05.2014
9 май - Җиңү бәйрәме көнендә мәктәпнең укытучылары һәм укучылары авылыбызның һәйкәле янына сугышта һәлак булганнарны искә алырга, ветераннарыбызны котларга җыелды. Һәйкәл янына укучыларыз тарафыннан ясалган венок куелды, укучылырыбыз катнашында бәйрәм котлавы яңгырады. Кайтмый калган якташларыбыз йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
-
Вечнозеленый сад 05.05.2014
Безнең мәктәп теплицасы ел буена тәмле, витаминлы кыяр, помидор, укроп, петрушка белән укучыларыбызның ашларын тәмләндереп тора. Менә чәчәк үсентеләре дә тирә-ягыбызны матурларга әзер.
-
Военно-патриотическая игра "Зарница"
22.04.2014
22 апреля 2014 года на базе нашей школы прошла военно-спортивная игра "Зарница". В игре участвовали учащиеся школ нашего района. В итоге среди команд старшей группы 1 место заняли учащиеся Апастовской средней школы, среди команд младшей группы 1 место заняли учащиеся нашей школы. Молодцы ребята!
-
Мы за чистоту! 05.04.2014
В связи с проведением двухмесячника очистки территорий в Апастовском муниципальном районе учащиеся нашей школы дружно вышли собирать мусор на территории нашей школы. Так как чистота и порядок нашей школы зависит от нас - коллектива нашего общеобразовательного учреждения.
-
Без Сезнең белән горурланабыз! 12.03.2014
11-12 нче март көннәрендә Тәтеш шәһәрендә "Ел сыйныф җитәкчесе - 2014" бәйгесенең зона туры узды. Безнең мәктәптән 3 нче сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Алсу Фәһим кызы уңышлы катнашып кайтты. Без Сезнең белән горурланабыз!
-
Әниләр мәктәптә кунакта! 06.03.2014
6 нчы март көнне мәктәбебез тагын да матуррак, нурлырак иде. Чөнки кунакка әниләр килде. Классларда "Әниләр бәйрәме" узды. Укучылар әниләренә күңелләреннән чыккан шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, нәни куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнәр бик матур узды.
-
Ел сыйныф җитәкчесе - 2014 26.02.2014
26 нчы февраль көнне безнең мәктәп хөрмәтле кунакларны каршы алды. Чөнки бездә "Ел сыйныф җитәкчесе - 2014" Республика бәйгесенең муниципаль туры узды. Сигез мәктәптән килгән сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре уздырдылар, үз ара ярыштылар. Нәтиҗәдә 1 нче урынны Азбаба мәктәбе, 2 нче урынны Урта Балтай мәктәбе, 3 нче урынны Апас мәктәбе укытучылары алдылар. Алар безнең районыбызның данын Чүпрәле районында яклаячаклар. Башка укытучылар төрле номинацияләргә лаек булдылар. Без - 2 нче урынны алган узебезнең 3 нче сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Алсу Фәһим кызы белән горурланабыз. Аңа тагын да зуррак уңышларга ирешүне теләп калабыз.