Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Абзалов Рем Абзал улы исемендәге Урта Балтай төп гомуми белем биру мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422344, Республика Татарстан, Апастовский район, село Среднее Балтаево, ул.Новая, дом 23/ 422344, Татарстан Республикасы Апас районы, Урта Балтай авылы, Яңа урамы, 23 йорт |
Телефон: | +7(843)-763-66-36 |
E-Mail: | baltaevoschool2011@ mail.ru, Srednebaltaevskaya.O@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича" |
Руководитель: | Салахова Резеда Абузаровна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 32 обучающихся (2 иностранных гражданина), 6 воспитанников дошкольной группы (1 иностранный гражданин) |
У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Абзалов Рем Абзал улы исемендәге Урта Балтай төп гомуми белем биру мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Бантиклар көне 15.06.2015
Бүнен бездә бантиклар көне. Лагерьның һәр әгъзасы бүген бантик тагып йөрде.
-
Бизәкләр көне 13.06.2015
Бүген бездә бизәкләр көне. Укучылар үзләрен рәссамнар итеп хис иттеләр. Балалар битләренә, кулларына төрле бизәкләр ясадылар. Көн бик кызыклы үтте.
-
Кытайдан килгән кунаклар безнең мәктәптә 13.06.2015
13 нче июнь көнне безнең мәктәпкә бик кадерле кунаклар килде. 1930 нчы елларда, дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, Урта Балтайның искиткеч укымышлы мулласы Шакир хәзрәт авылдан чыгып качарга мәҗбүр була. Мең газаплар белән Кытайдагы туганнарына барып җитә. Чикләр ябылу сәбәпле, хәзрәт биредә калган гаиләсен кайтып ала алмый. Өремче шәһәрендә гаилә кора. Еллар узгач ике анадан туган балалары бер-берсең табышып аралашып яши башлыйлар. Безнең мәктәпкә Шакир хәзрәтнең балалары Ислам абый улы Дамир абый белән (Казанда яшиләр), Фатих абый, Диләфрүз апа, Илсөя апа (Кытайда яшиләр) килеп балалар белән эчтәлекле әңгәмә кордылар. Соңыннан кунаклар Минһаҗ бабасының каберенә зыярәт кылып киләсе елга да килергә вәгъдә итеп киттеләр.
-
Шифалы көн 11.06.2015
Бүген бездә шифалы көн. Лагерь балалары мәктәп территориясеннән шифалы дару үләннәре җыеп киптерергә куйдылар.
-
Мәктәптә төзекләндерү эшләре 03.06.2015
Лагерьда мәктәпнең тирә ягын төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла
-
Лагерьда эш кайный 02.06.2015
Быел безнең Урта Балтай мәктәбендә хезмәт һәм ял итү лагере эшли. Шуңа күрә эш белән ял итү чиратлаштырылып алып барыла.
-
Балалар сабантуе мөбәрәк булсын!
01.06.2015
Бүген бик дулкынландыргыч һәм күңелле көн. Мәктәптә җәйге лагерь сменасы ачылды һәм барлык балалар да сабайтуе мәйданына бәйрәмгә бардылар. Сабантуе күңелләргә хуш килде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, концерт карадылар, тәм-томнар белән сыйланып кайттылар. Ел дәвамында республика күләмендә урын алган укучылар акчалата сертификатларга лаек булдылар. Ә 1 нче сыйныфка керүче балалар бик матур уку ранецлары белән бүләкләнделәр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2015
Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Бәйрәмдә 2014-2015 нче уку елына нәтиҗә ясалды. Уку елын "5"ле билгеләренә 7 укучы тәмамлады. Аларга һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды. Быелгы уку елында җиде 9 нчы сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау шалтырады. Барлык укучыларны килгән кунаклар, укытучылар, ата-аналар котлады. Хәерле юллар, сезгә укучылар!
-
9 май - Җиңү бәйрәме 09.05.2015
Бүгең мәктәп коллективы Урта Балтай авылының Бөек Җиңү бәйрәмендә катнашты. Шулай ук безнең авылыбызда сугыш кырларында үлеп калган һәм кайткач үлгән ветераннарыбыз исемнәре язылган яңа һәйкәл ачылды. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!
-
Ватаминнар белән тукланабыз 07.05.2015
Менә инде теплицабызда витаминлы азыклар өлгерде. Алар даими укучылар рацонында кулланылачак.