МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422357, Республика Татарстан, Апастовский район, с.Старый Юмралы, ул. Акберова, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-763-32-15 |
E-Mail: | ilfatgabitov@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Староюмралинский детский сад "Сандугач" |
Руководитель: | Габитова Савия Габдельхаевна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 10 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Өлкәннәр бездә кунакта 10.10.2017
Бакчабызга без биредә эшләп, лаеклы ялга киткән өлкән апаларыбызны кунакка чакырдык. Алар бакча тормышы белән таныштылар, балалар хәзерләгән җыр-биюләр, матур сүзләр тыңладылар. Апалар Хәзер бакчада тәрбияләнүче бик күп балаларның әти- әниләрен, апаларын, абыйларын тәрбияләүләрен дә әйттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Минем тату гаиләм" конкурсы 03.10.2017
"Ләйсән" балалар бакчасында республикакүләм семинар булды.Ул балаларга кече яшьтән гаилә төшенчәсен аңлатуга багышланган иде.Биредә тәрбиячеләр "Минем тату гаиләм" дигән конкурста катнаштылар. Алар гаилә темасына үз куллары белән ясалган күргәзмә оештырдылар. Без әлеге конкурста 1 урынга лаек булдык.
-
Форпост отряды белән очрашу 28.09.2017
Бүген без мәктәбебезнең Форпост отряды белән очраштык. Укучылар балаларны үзләре белән таныштырдылар. Мәктәптәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Патриотик темага әңгәмә үткәрделәр. "Нәрсә ул туган ил?", Безнең Ватаныбыз нинди?" дигән сорауларга матур итеп җавап бирделәр.
-
"Мәрхәмәтлелек акциясе" 20.09.2017
Бездә кунакта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары булды. Алар үзләре ясаган матур көзге яфракларны балалар бакчасы балаларына бүләк иттеләр. Көзге үзгәрешләр турында сөйләделәр. Көз турында матур җыр җырладылар.
-
Бакчада сары яфраклар җыйдык 14.09.2017
Үтте - китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
-
Көзге бакчада 04.09.2017
Балалар белән көзге бакчаның матурлыгын күзәттек. Миләш куагы белән таныштык. Аның файдалы үзлекләрен санадык. Миләш җимешләрен тәмле чәй эчәргэ һәм муенса ясарга дип җыйдык.
-
Безнең уңышлар 19.08.2017
Экология елы уңаеннан балалар бакчалары тәрбиячеләре панно ясап, кургәзмәдә катнаштылар. Безнең эшебез дә югары бәяләнде һәм икенче урынга лаек булды.
-
Тәрбиячеләрнен август киңәшмәсе 15.08.2017
Бүген Урта Балтай балалар бакчасында тәрбиячеләрнең август киңэшмэсе булып узды. Анда барлык балалар бакчалары да "Иң матур милли киемле курчак" лар кургәзмәсендә катнаштылар. барлык курчаклар да бик матур иде.
- "Саубул бакча!" 27.05.2017
-
"Юлда булсан бул уяу" 20.05.2017
Бездэ ЮХИДИ хезмэткэре Гафуров Рамиль балалар белэн очрашуда булды. Балалар юл билгелэрен ничек белулэре турында эшчэнлек курсэттелэр, шигырьлэр сойлэделэр, жырладылар, торле табышмакларга жавап таптылар.