МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422357, Республика Татарстан, Апастовский район, с.Старый Юмралы, ул. Акберова, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-763-32-15 |
E-Mail: | ilfatgabitov@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Староюмралинский детский сад "Сандугач" |
Руководитель: | Габитова Савия Габдельхаевна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 10 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Староюмралинский детский сад «Сандугач» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Иске Йомрал "Сандугач " балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм белән Хөрмәтле укытучылар 05.10.2018
Мәктәбебезнең барлык укытучыларын "Укытучылар көне" белән тәбрик итәбез. Эшләрендә зур уңышлар, сабырлык, саулык - сәламәтлек телибез.
-
"Өлкәннәрне хөрмәтләдек" 01.10.2018
Бакчабызда зур бәйрәм булды. Бәйрәмгә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан бакчада эшләп чыккан апаларны чакырдык. Аларны бакча тормышы белән таныштырдык, матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Бәйрәм белән бакча апалар!" 27.09.2018
Барлык балалар бакчасында эшләүче апаларны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Аларга исәнлек- саулык, озын гомер, сабырлык, эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
Көзге бакчада 20.09.2018
Үтте китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каеннын яфраклары
Саргаешып киптеләр.
-
Медицина хезмәткәрләре белән очрашу 13.09.2018
Бакчабызга медсестра Муратова Лилия апалары килде. Ул балаларга, әниләргә, апаларга грипп һәм гриппка каршы көрәш турында сөйләде. Көзге һава торышында ничек киенергә, нинди витаминнар кабул итәргә, авырудан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде. Әниләр биргән сорауларга да җавап бирде.
-
1 сентябрь- Белем көне 11.09.2018
Барлык укучыларны, укытучыларны "Белем коне" белән тәбрик итәбез. Бакчадан китеп беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып кергән баларга алдагы уку елында зур уңышлар телибез.
-
Тәрбиячеләр конференциясе
16.08.2018
Сатмыш балалар бакчасында тәрбиячеләрнең август конференциясе булып узды. Тәрбиячеләр яңа уку елына хәзерлек, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр. Үткән елга нәтиҗәләр ясалды.
-
Күңелле балачак 18.06.2018
Машина белән уйнарга яратам мин яратам....
-
1 июнь- Балаларны яклау көне
01.06.2018
Балаларны яклау көнендә Сабантуй мәйданында балалар өчен төрле милли уеннар оештырдык. Бу уеннарда барлык балалар да бик теләп катнашты. Җиңүче балалар бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Бакча белән саубуллашу коне 31.05.2018
Бүген бакчабызда тәрбияләнүче 5 егетне мәктәпкә озаттык. Бу бәйрәмгә әти-әниләрне, башлангыч сыйныф укытучыларын чакырдык. Балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, өйрәнгән җырларны җырладылар, биеделәр. Тәрбияче апалары хәзерләгән табышмакларга, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр. Мәктәптә дә балалар бик тырышып укырлар дип ышанып калабыз.