МБДОУ «Свияжнинский детский сад общеразвивающего вида «Лейсан» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче "Ләйсән" балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422340, Республика Татарстан, Апастовский район, пос. Свияжcкий, ул. Молодежная, 31 |
| Телефон: | 8(84376)34-4-71 |
| E-Mail: | Alsu.Firdusovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Сунгатуллина Алсу Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 54 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ «Свияжнинский детский сад общеразвивающего вида «Лейсан» Апастовского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ "Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче "Ләйсән" балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Рус халык әкияте "Теремкәй" 20.05.2016

Бүген кечкенәләр төркеме балалары рус халык әкияте "Теремкәй" белән таныштылар. Балалар әкиятнең эчтәлеге буенча үз кичерешләрен белдерделәр. Әкияттәге Куян, Бака, Тычкан, Бүре, Аю кебек өйдә, гаиләдә дус яшәргә кирәк икәнен аңладылар.
-
Кунакларны каршы алдык! 20.05.2016

Тау ягы гүзәл Апас төбәге бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы янгын сүндерү-коткару хезмәтенең бишенче финал слет-конкурсында кунакларны каршы алды! Бу чарада безнең бакча балалары да актив катнашты.
-
"Без дә тырыштык!" 20.05.2016

Бәләкәй генә булсак та без дә район куләмендә узган чарадан читтә калмадык. Өлкәнрәк иптәшләребез белән кунакларны каршы алырга бардык!
-
Тузганакларны күзәтү. 19.05.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тузганакның үсүен күзәттеләр. Аның кояшта һәм күләгәдә ничек үсүен чагыштырдылар. Кояш җылысы һәм яктылыкның үсемлекләргә ничек тәэсир итүе турында фикер алыштылар.
-
" Уңышлар телибез!" 18.05.2016

20 майда Каратун мәктәбе стадионында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы янгын сүндерү-коткару хезмәтенең бишенче финал слет-конкурсын үткәрэ. Безнен балаларыбыз да кунакларны каршыларга эзер!
-
"Сез булдырасыз!" 18.05.2016

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да 20 майда узачак слет - конкурска бик тырышып әзерләнделәр. Чөнки ярышта узләренең әтилэре дэ катнашып, район данын яклаячаклар. Без аларга чын куңелдән җиңү телибез.
-
Матур әдәбият белән танышу. (кечкенәләр төркеме) 18.05.2016

Бүген кечкенәләр төркеме балалары Ә.Кариның "Чебиләр" шигырен тыңладылар. Шигъри әсәрне тыңларга өйрәнделәр, {ч} авазын әйтергә күнектеләр.
-
Әй, биим мин, биим мин! 18.05.2016

Зурлар төркеме тәрбияләнүчесе Самигуллин Инсаф саф хавада рәхәтләнеп биергә ярата!
Әй биим мин, биим мин!
Бер генә дә тик тормыйм!
"Миңа тиңнәр юктыр" - дим!
-
Урамда! (зурлар төркеме) 17.05.2016

Зурлар төркеме балалары урамда йөрделәр. Балалар кояштан качып, дус тату гына әңгәмәгә кереп чумганнар.
-
"Тузганак чәчәген ясау" (урта төркем) 17.05.2016

Максат: балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итү; тузганак чәчәген күрсәтү, аны танырга, исемен әйтергә, төзелешен, буен аера белергә өйрәтү. Баларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен үстерү.









