МБДОУ «Бурнашевский детский сад «Эллуки» Апастовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422359, Республика Татарстан, Апастовский район, дер. Бурнашево, ул. Советская, д. 33 |
Телефон: | 89274328883 |
E-Mail: | alsushai78@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Бурнашевский детский сад "Эллуки" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Бурнашевский детский сад «Эллуки» Апастовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Без апаларга булышабыз/Помогаем взрослым 09.01.2019
Балалар бакчасында без уйнап, биеп ял итеп кенә калмыйбыз, ә эшкәдә өйрәнәбез.Матур итеп узебезгә юл ясыйбыз.Тәрбияче апа белән яуган карларны көрт юлларын чистартабыз.Күңелле дә, кызык та, файдалы да булган бу эшкә барыбызда теләп катнаша.
-
Яңа ел бәйрәме! 29.12.2018
Бүген бездә Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре, һәм башка бик күп кунаклар кунакка килделәр. Балалар Кыш Бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Яңа елга әзерлек 08.12.2018
Якылашып килүче иң зур, иң көтелгән, иң күнелле бәйрәмебез яңа елга әзерлекне декабрь башыннан ук башладык. Бергәләшеп бакчабызның ишек алдында яңа елның бизәге чыршыны куйдык.Аңа матур матур уенчыклар, мишуралар элдек.Яңа еллар имин, тыныч матур булып килсеннәр.
-
“Кошлар – безнең дусларыбыз.” 04.12.2018
Тема:“Кошлар – безнең дусларыбыз.”
Максат. Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.
-
Занятие физическая культура/Физкультура шөгеле 19.11.2018
Балалар хәрәкәт итәргә бик тә яраталар. Алар атналык физкультура шөгелен көтеп алалар. Менә бүгендә туп белән бик теләп шөгелләнделәр. Хәрәкәт сәламәтлек чыганагы.
-
Неделя безопасности по ПДД/Юл иминнеге атнасы 15.11.2018
Тема: "Юллар имин булсын"
15.11.2018 көнне бакчабызда "Юллар имин булсын" дигән ачык шөгель булды. Бакчабызга кунакка ЮХДИдан инспектор Хөснетдинов М.М.улы килде.Ул балаларга юлда,машинада үзләрен ничек тотырга кирәклеген аңлатты.Яктырткыч значоклар таратты. Балалар бик теләп матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Татарские народные игры/ Татар халык уеннары 10.11.2018
Халкыбызның уеннары белән һәрдаим танышып уйныйбыз.Менә бугендә шундый уеннарның берсе белән танышып уйнап карадык. Балаларны түземлеккә өйрәтүче бу уенда шигырь белән әйтелгән юллар сузлек байлыгын арттыра.Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен булдыра.Хәтерләрен ныгыта.
-
Занятие по аппликации.Тема: Золотая осень/Кисеп ябыштыру шөгеле. Тема: Алтын көз. 01.11.2018
Алтын көз темасына үткәрелгән кисеп ябыштыру шөгелендә балалар белән оригами ысулы белән өрәнге яфрагы ясадык.Бу ысул балаларның кул чукларын, сөйләм телен үстерүгә йогынты ясый.Балаларның чиста пөхтә итеп эшләргә өйрәтә.
-
Урман-яшел дустыбыз/ Лес-наш друг зеленый 22.10.2018
Әйләнә-тирә дөнья белән танышу шөгеле.Бүген бездә кунакта китапханәчебез Фирая Салимуллина. Ул “урман-яшел дустыбыз” дигән темага багышланган шөгелдә чыгыш ясады. Балаларны төрле әдәби әсәрләр белән таныштырды матур-матур шигырьләр укыды.
-
Мәктәп белән балалар бакчасы арасында узара элемтә/Взаимодействие детского сада со школой 16.10.2018
15 нче октябрь көнне Борнаш урта мәктәбендә преемственность буенча беренче утырыш булды.Биредә беренче сыйныф укучылары ачык дәрес күрсәтте.Эшләнгән эшләргә анализ киләчәккә планнар турында киңәшмә булды.