МБДОУ «Бурнашевский детский сад «Эллуки» Апастовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422359, Республика Татарстан, Апастовский район, дер. Бурнашево, ул. Советская, д. 33 |
Телефон: | 89274328883 |
E-Mail: | alsushai78@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Бурнашевский детский сад "Эллуки" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Бурнашевский детский сад «Эллуки» Апастовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Сотрудники МЧС провели беседу на тему пожарной безопасности в детском саду 20.06.2019
Встреча с сотрудниками МЧС с детьми детского сада состоялось 20.06.2019. Сотрудники пожарной безопасности старшие инспекторы Кашапов Раиль Ринатович и Шафигуллин Ильшат Хабибулович провёли с детьми беседу, целью которой являлась проверка знаний детей по пожарной безопасности, предупреждение пожаров дома от детских игр и шалостей с огнём, на пикниках, отдыхе в лесах.
-
Диңгез флоты ветераннары белән очрашу 08.05.2019
Җиңү бәйрәме уңаеннан диңгез флоты ветераннары Хафизов Галиулла һәм Мәхмүтов Радик абыйлар белән очрашу булды.Балаларда патриотик хисләр, тәрбияләүдә зур тәрбияви чара булып тора.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2019
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 133 еллыгы уңаеннан без "Әллүки" балалар бакчасы да мәктәп белән берлектә, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, иҗади кичә оештырылды. Балалар, тәрбияче белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде. Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бу кичә нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
-
Язгы эшләр башланды 17.04.2019
Яз җитүгә тирә ягыбызны җыештырып тәртипкә китерәбез. Себерәбез, тырмалыйбыз. Кечкенә чәчәк түтәлебезне казып йомшартып, көз көне җыйган орлыкларыбызны җир куенына салабыз.Тиздән узләренең аллы-гөлле чәчәкләре белән күңелләребезне иркәләрләр дип ышанып калабыз.
-
Нәүруз бәйрәме 27.03.2019
Мөсельман халкы бәйрәмнәренең иң зурысының берсе булган нәүруз бәйрәмен бакчабыз мәданият йорты хезмәткәрләре белән берлектә билгеләп үтте. Без анда җырладык, матур шигырьләр сөйләдек, Нәүрүзбикәне каршы алдык. Аны сөендереп төрле спорт ярышларында катнашып соныннан бик тәмле булган карга боткасын авыз иттек. Бәйрәм бик истә калырлык булып үтте.
-
Кошлар белән танышу! 15.03.2019
Бакчабыз мәктәп китапханәсе белән тыгыз элемтәдә тора. Китапханәче Фирая апа Сәлимуллина бездә еш була яңа китаплар белән таныштырып тора. Менә бүгендә кошлар көненә ул безгә кунак булып килде. Матур-матур шигырьләр укып күрсәтте, кошлар турында язычылар ижаты белән таныштырды.Без дә үзебезнең белгәннәрне сөйләп күрсәттек.Кошларны сакларга, табигатьне якларга кирәклегенә тагын бер кат инандык.
-
ФЭМП шөгыле 26.02.2019
ФЭМП шөгылен балалар бик теләп көтеп алалар.Биредә без төрле уеннар аша санарга, аларны чагыштырырга,кушырга һәм алырга ойрәнәбез.Шулай ук саннарын составы белән дә таныштыраыз. Геометрик фигураларны да танырга исемнәрен белергә тырышабыз.
-
Муса Җәлилгә-113 яшь 15.02.2019
Сөекле шагыйребез М.Җәлилнең туган көнендә аның балалар өчен язылган шигырьләрен укыдык, китапларын карадык. Аның сузләренә язылган җырларны тыңлап үттек һәм "Карак песи" җырын җырладык. Шагырьнең иҗаты белән танышуны киләчәктәдә дәвам итәбез.
-
Бездә кунаклар/У нас гости 29.01.2019
29 гыйнвар көнне бакчабызда районыбызның психологы Елена Николаевна һәм социаль педагог Алсу Равилевна кунак булып киттеләр. Алар балалар белән шөгель үткәрделәр,әңгәмә кордылар. Узләренең киңәшләрен бирделәр. Бу очрашу балаларгада бик ошады.
-
Рус теле шөгыле/ Занятие по русскому языку. 18.01.2019
Рус телендә савыт-саба темасынн үткәч апабыз белән бергә "Өч аю" әкиятен русча сөйләшеп андагы савыт-сабаларны арадык. Матур итеп апабызга ияреп русча кыска җөмләләр белән бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгытабыз.