МБДОУ «Бурнашевский детский сад «Эллуки» Апастовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422359, Республика Татарстан, Апастовский район, дер. Бурнашево, ул. Советская, д. 33 |
Телефон: | 89274328883 |
E-Mail: | alsushai78@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Бурнашевский детский сад "Эллуки" |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Бурнашевский детский сад «Эллуки» Апастовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Балаларны профилактик чаралар кулланып кабул итү 28.08.2020
Баларны әти-әниләрдән каршы алып, кабул итеп алганда санитар-гигиена таләпләрен үтәргә тырышабыз.Баларның кулларын антисептик матдәләр белән юабыз, үзләрендә бу таләпләрне даими үтәргә өйрәтәбез.
-
1 июнь-балаларны яклау көне 01.06.2020
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне –
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
-
Профиклатик тикшерү 13.03.2020
Бүген безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөхим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, буген шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде. Нәниләрнең колакларын, тырнакларын, чәчләрен карадылар.
-
8 март бәйрәме! 07.03.2020
Балалар бакчаларында үткәрелүче 8 март бәйрәмнәре ул иң матур бәйрәмнәрнен берсе. Балалар әниләренә, дәү әниләренә, әби-апаларына багышлап җырлар, биюләр башкардылар, котлау, тәбрикләү сүзләрен шигьри юллар аша җиткерделәр.
-
Вак моторика үстерү шөгеле 05.03.2020
Буген без ярмаларны танып белеп,аларны аерырга өйрәндек.
Максат: Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту,психологик халәт тудыру; уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү; уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү.
Бурычлар:Уеннарның төрләренә карата кызыксынучанлыклы, мөстәкыйльлекне үстерү.Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү
-
Туган җирем-Татарстан 28.02.2020
Буген бездә кунакта китапханәче Фирая апабыз.Ул балаларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштырды.Балалар бакчасына керуе максаты: Балаланың сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру.Туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
-
Кисеп-ябыштыру шөгеле 20.02.2020
-
Яңа ел бәйрәме! 28.12.2019
Менэ тагын бэйрэм килде
Балалар бакчасына
Сокланып карап туймассын
Яна ел чыршысына.
Чын кунелдэн котлыйм сезне
Яна ел белэн дуслар
Буген монда янгырасын
Шат авазлар шат жырлар.
-
"Ике йолдыз" бәйгесе 29.11.2019
Районыбызда быел беренче тапкыр "Ике йолдыз" конкурсы булып узды.Бу конкурста безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Җәләлиева Гөлүсә һәм Миннубаева Нәфисә катнаштылар.Алар матур итеп җырлап вокал номинациясендә II дәрәҗәдә дипломга лаек булдылар.
-
"Әнием-куз нурым" 23.11.2019
Бүген бакчабызга иң кадерле, иң якын кешеләребез әниләребез кунакка килде. Без аларны бәйрәм белән котлап матур шигьләр сөйләдек, җырладык һәм биедек.