МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
E-Mail: | cheremshan79@mail.ru, Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
Год основания учреждения: | 1878 |
У нас учатся: | 31 обучающихся/ 4 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей/ 1 воспитатель |
МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Спартакиада 07.10.2016
Мәктәпнең укытучылар командасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы муниципаль этабында катнашты. Спортның җәйге төрләре буенча ярышып алар уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучыларга киләчәктә дә уңышлар телик!
-
Ярминкәләр гөрли 07.10.2016
Узган атнада мәктәп коллективы республикакүләм ярминкәдә катнашса, бүген исә Апаста оештырылган ярминкәдә көзге муллык-байлыкны тәкъдим итә, мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр белән районыбыз халкын шатландыра. Тәҗрибә участогы җитәкчесе Сиринә Салимулловна ярминкәне матур , бай итеп оештыруга зур өлеш кертте.
-
Мәдәният дәресе 16.09.2016
16 сентябрьда башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәният дәресе үткәрелде. Библиотекарь Сиринә Ибрагимова балалар белән республикабыз, туган ягыбызның мәдәнияты һәм традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Аларга мәдәни көндәлек тапшырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 09.09.2016
8 нче сентябрьда мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта фельдшер Гөлинә Абдуллина катнашты.Ул грипп һәм ОРВИ га каршы профилактик чаралар турында сөйләде. Җыелышта шулай ук район башкарма комитеты вәкиле Айрат Хасанов ата-аналарны сайлауда актив катнашырга чакырды. Мәктәп директоры Илфат Вафин балаларны ашату мәсьәләсе һәм башка темаларга тукталды.
-
Белем бәйрәме 06.09.2016
Белем бәйрәме мәктәбебездә оешкан төстә үтте. Быел 1 сыйныфка 3 укучы керде. Аларга тантаналы рәвештә белем ачкычы тапшырылды. Унышлар сезгә, укучылар!
-
Җанлы әңгәмә 06.09.2016
Мәктәптә 6 нчы сентябрьдә балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Рания Михайлова белән очрашу булды. Ул укучыларга экстремизм, терроризм, 71 нче закон турында сөйләде.Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Әңгәмә җанлы узды.
-
Всероссийская проверочная работа по русскому языку
11.05.2016
Сегодня учащиеся 4 класса выполнили Всероссийскую проверочную работу по русскому языку (I часть). Во время второго урока они написали диктант и выполнили задания.
В целях объективного и организованного проведения ВПР были назначены организаторы и привлечены общественные наблюдатели.
-
Өмәләр үтә 03.05.2016
28 нче апрельдә мәктәптә өмә үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар. Егетләр территорияне артык кленнардан чистартсалар, кызлар исә кишер чәчүдә эшлэделәр. Башлангыч сыйныф укучылары да бик күңелле эшләп алдылар, алар мәктәп тирәсен чүп-чардан арындырдылар.
-
Финансовая грамотность 03.05.2016
9 нчы сыйныф укучысы Назмеев Раиль "Финансовая грамотность населения" конкурсына стенгазета ясап җибәрде һәм актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Тукай бәйрәме 03.05.2016
26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Бу дата безнең мәктәптә дә билгеләп үтелде. 7 нче һәм башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.