МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422342, РТ, Апастовский район, с.Черемшан, ул. Татарстан, 33 |
Телефон: | +7(843)-763-82-42 |
E-Mail: | cheremshan79@mail.ru, Cheremshanskaya.Osh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Черемшанская ООШ" |
Руководитель: | Вафин Ильфат Имамович |
Год основания учреждения: | 1878 |
У нас учатся: | 31 обучающихся/ 4 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей/ 1 воспитатель |
МБОУ «Черемшанская основная общеобразовательная школа имени И.Н.Насыбуллина» Апастовского муниципального района РТ / ТР Апас муниципаль районы "Ислам Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Бөек Җиңү бәйрәме 09.05.2017
9 май-Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алып Чирмешән җирлегендә бәйрәм чаралары булып узды. Бу җирлеккә караган өч авылда да һәйкәлләр янында ветераннар, өлкәннәр, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашында зур тантаналар үткәрелде.Укучылар тарафыннан концерт күрсәтелде. Яу кырында ятып калган геройларыбызга, җиңеп кайткан батырларга чәчәкләрдән веноклар куелды.Балалар сугыш ветераны Фасхиев Фәһим абыйның сугыш истәлекләрен тыңладылар. Батырларга Дан!
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 06.05.2017
5 май көнне районыбызда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышлап ветераннар һәм сугыш чоры балалары өчен Сабантуй оештырылды. Бу зур бәйрәмдә безнең җирлектән дә өлкәннәребез катнашты, ә чараны оештыруга мәктәп коллективы да үз өлешен кертте.
-
Очрашу 06.05.2017
Мәктәптә Урта Балтай янгын сүндерү бүлекчәсе вәкиле белән очрашу булып узды. Ул укучыларга янгынга каршы көрәш, профилактика чаралары турында аңлатты, сорауларга җавап бирде.
-
Өмәләр үтә 01.05.2017
Көннәр җылыну белән бакчаларда язгы эшләр башланды. 28,29 нчы апрель көннәрендә безнен мәктәптә дә өмәләр булып узды.Кечкенэ класс укучылары территорияне чистарттылар, ә өлкән класслар кишер чәчүдә эшләделәр.
-
Тукайны хөрмәтләп 26.04.2017
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Бу туган тел көнен безнең мәктәп укучылары да билгеләп үтте. Татар теле укытучысы Зиятдинова Люзия җитәкчелегендә үткәрелгән бәйрәмдә укучылар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр.Кичә бик кызыклы булды.
-
Спасая жизни 24.04.2017
20 апреля - день акции под названием "Спасая жизни!". В связи с этим воспитатель ГПД Резчикова Н.В. показала презентацию и рассказала ученикам начальных классов о том, с какой целью отмечается этот день и кто может стать донором.
-
Китапханәгә сәяхәт 24.04.2017
Озайтылган көн группасында шөгыльләнүче балалар тәрбияче апалары Резчикова Н.В. белән авыл китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Аларны ачык йөз белән китапханәче Галятдинова Гөлфия каршы алды. Ул аларны төрле бүлекләрдәге кызыклы китаплар белән таныштырды, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Белемнәрне тикшерәбез 24.04.2017
Бу көннәрдә 4 һәм 5 нче сыйныфларда ВПР (Всероссийская проверочная работа) эшләре үткәрелә.5 нче сыйныфта математика фәненнән белемнәрне сынасалар, 4 нче сыйныфның 3 укучысы исә русский языктан диктант яздылар һәм тест эшләделәр. Аларның тагын математика һәм окружающий мир фәннәре буенча сынауда катнашасы бар.Уңышлар телик!
-
Услуги в электронном виде 24.04.2017
19 апреля-третий день акции "Добрый Татарстан"- "Доброволец в центре информации". С этой целью учитель информатики Ф.Г.Сафарова познакомила учащихся 7,8 классов о преимуществе получения услуг в электронном виде.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе 18.04.2017
17-25 нче апрель көннәрендә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе үткәрелә.Бу акция кысаларында классларда әңгәмәләр үткәрелде. 8 класс укучылары Нуртдинова Гүзәл, Хабибуллина Камиля ветеран Фәсхиев Фәһим абый янына очрашуга бардылар.