Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3» г. Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423450, РТ, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. 8 Марта, д. 30 |
Телефон: | +7(855)-343-00-83 |
E-Mail: | Shkola-3.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №3" г.Альметьевска |
Руководитель: | Гафиятуллина Лилия Габитовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 757 учеников |
У нас учат: | 35 учителей Язык обучения и воспитания - русский |
новости
день родного языка
Опубликовано: 21.02.2024Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар узды. 2-10 нчы сыйныфларда «Минем туган телем» исеме астында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Туган тел һәм әдәбият укытучыларыбыз Рамазанова И.Б. һәм Рәхимҗанова Г.Т. үз сыйныфларында татар телендә «Туган телем-иркә гөлем» дип аталган сыйныф сәгатьләрен җанлы әңгәмә формасында оештырдылар. Туган тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәклеге,күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтүе, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итүе турында фикерләр әйтелде. Россиядә 2024 нче ел – Гаилә елы дип игълан ителде. Мәктәбебез ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә тора, гаиләләр белән берлектә төрле чаралар оештырыла. Туган тел көнендә дә «Безнең гаилә традицияләре» темасына 3-5 нче сыйныф укучылары проект эшләрен яклады. Укучылар үзләренең гаиләләре һәм гаилә эчендәге традицияләре белән таныштырдылар.5 нче сыйныфларда «Мәкальләрдә гаилә кыйммәтләре» исемле сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Татар һәм рус халык мәкальләрендә күп буыннарның зирәклеге, дуслыкка, гаиләгә мөнәсәбәте, кыюлыгы, үткен теллелеге чагыштырып күрсәтелде. 8 нче А сыйныфында “Туган телнең кыйммәте нәрсәдә?” темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Әңгәмә үз туган телеңне белүнең әһәмияте турында барды. Укучылар бик теләп үз фикерләрен белдерделәр, туган телгә багышлап шигырьләр укыдылар. Башлангыч сыйныфларда татар телендә мультфильмнар күрсәтелде. Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында торган иң зур бурычларның берсе. Мәктәбебездә үткәрелгән мондый чаралар телебезне саклау, ярату һәм хөрмәт итү мөһимлеген искә төшерү максатыннан кирәк.
К списку новостей