Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №16» г. Альметьевска Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423458, Республика Татарстан (Татарстан), муниципальный район Альметьевский, город Альметьевск, проспект Габдуллы Тукая, дом 11А |
Телефон: | +7(855)-332-52-21 |
E-Mail: | Shkola-16.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ «СОШ №16» г. Альметьевска |
Руководитель: | Парфилова Надежда Владимировна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 1545 обучающихся |
У нас учат: | 81 учитель, Язык обучения - русский |
Новости МАОУ "СОШ №16"
Азнакайда уздырылган Халыкара Конгресс.
Опубликовано: 08.10.2014
Без Әлмәт шәһәренең 16нчы гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары Халыкара Конгрессның региональ этабында Азнакай районының Тымытык авылында булып кайттык. Баруыбызның максаты: регионара хезмәттәшлек урнаштыру, дуслыкны ныгыту, буыннар бердәмлеген , гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап калу.
Гыйлем һәм ихтыяр көчен камилләштерү һәм үстерү максаты белән, бу Халыкара Конгрессны хуплап, аңа юл күрсәтү өчен нигез салучы, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының директоры, тарих фәннәре докторы, академик, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, барыбызга да билгеле булган Рафаэль Сибгат Хәкимов белән түгәрәк өстәл – фикер сөреше үткәрелде. Ике яктан да администрация вәкилләре, шулар арасында Әлмәт районыннан Хәйдәрова Н.М., мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Җиһаншина С.М., 16нчы урта мәктәбе директоры Парфилова Н.В., тарих, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучылары һәм 9-11нче сыйныф укучылары катнашты. Түгәрәк өстәл барышында мәктәбебез укучылары үзләрен кызыксындырган җитди мәдәни-сәяси сорауларга җавап ишеттеләр.
Гореф-гадәтләребезне саклап килүче һәм яшь буынга җиткерүче агач сыны остазы, рәссам, ветеран укытучылар өенә кереп, татар халкының яшәеш матурлыгын күрү бәхетенә ирештек. Алар Нәфисә апа һәм Миңнегали Галиевлар. Аларның иҗаты - гыйлем вә сәләт көче һәм рух бөеклеген бергә туплаган кул эшләре.
Авыл белән танышканнан соң, чаралар мәдәният йортында “Яратырга килдек без бу җиргә ” дигән музыкаль-әдәби композиция белән дәвам ителде. Бу кичә буыннар чылбырын тәшкил иткән Азнакай, Әлмәт районының Колшәрип, Тымытык авылларының чыгыш сәламнәре белән истә калырлык булды.
Бу очрашуның идея-проект җитәкчесе безнең мәктәп укытучыбыз Сабирова Әлфия Мирсәлим кызы Рафаэль Сибгат улы Хәкимов белән берлектә тамашачылар алдында Конгрессның икенче этабы – Рәсәй күләм гуманитар форум “Без илебезнең тугры балалары” исеме астында Әлмәт шәһәренең 16нчы мәктәбендә узачагын игълан иттеләр. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, Болгар җирендә “Мираска тугры юл” исемле Халыкара Конгресссның пленар утырышы һәм мәдәни-мәгариф проектларын тәкъдим итү узачак.
К списку новостей