• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старомихайловская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423449, РТ, Альметьевский район, д. Ирекле, ул. Школьная, д. 44
Телефон: +7(855)-334-56-17
E-Mail: St.mihaylovka.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старомихайловская СОШ"
Руководитель: Охотникова Вера Валериевна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 101 учащихся
У нас учат: 17 учителей Язык обучения: русский

Новости МБОУ "Старомихайловская СОШ" Альметьевского района

“Иң оста шигырь укучы” бәйгесе

Опубликовано: 29.03.2017

28 апрельдә «Сәхнә» журналы редакциясендә “Иң оста шигырь укучы” бәйгесендә җиңүче балаларны котладылар.

Әлеге конкурс март аенда игълан ителгән иде.
Бәйгенең сайлап алу этабы бер ай дәвам итте. Конкурска республикабызның төрле районнарыннан иллегә якын видеоязма тәкъдим ителгән иде. Беренче өлештә тавыш бирү ярдәмендә иң оста шигырь сөйләүчеләрне билгеләделәр..Соңыннан, жюри әгъзалары сайлап алынган тел осталарын үз иләкләре аша үткәрделәр.

Яшь үзенчәлекләренә карап җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. 

 7 – 10 яшькәчә балалар арасында Әлмәт районы Иске Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Айзат Хәсәнов беренче урынга лаек дип табылды.

    Балаларны “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр котлады.

   “Сәхнә” журналының чыга башлавына быел – 15 ел, ә “Салават күпере”нә 30 ел тула. Бу вакыт эчендә бик күп эш башкардык. Әлеге журналлар нигезендә ничә буын тәрбияләнде. Балалар белән белән һәрвакыт элемтәдә торасы, аларны үсендерәсе килә. Әле менә күптән түгел генә “Сәйяр” мәктәп театр коллективлары фестивале тәмамланды. Әлеге матур гадәтне быел да дәвам итәргә уйлыйбыз. Шулай ук “Сәхнә” журналында һәм сайтында бик күп бәйгеләр оештырылып килә. Әлеге вакытта “Яраткан артистым” рәсем бәйгесенә эшләр кабул итү бара, тиздән биючеләр өчен конкурс тәкъдим итәргә җыенабыз. Болар барысы да үсеп килүче яшь буында телебезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт уяту, яңа талантлар ачу, сәләтле балаларыбызны тагын да үстереп җибәрү, халыкка таныту максатыннан оештырыла”, – дип сөйләде ул. Килгән кунаклар бу бәйгедә бик теләп катнашуларын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ә балалар исә рәхәтләнеп Шүркә белән күңел ачтылар. Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
 


Источник: «Сәхнә» журналы

К списку новостей