• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Альметьевского муниципального района Республики Татарстан / Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423458, Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Р.Фахретдина, д. 50/1
Телефон: 8(8553)45-13-00
E-Mail: Upr.obr.Almetevsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО АМР РТ
Руководитель: Павловская Ирина Александровна

Новости

Подарили праздник и хорошее настроение

Опубликовано: 19.05.2023

Укучыларның коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен үстерү, туган тел укытучыларының, тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, Әлмәт татар дәүләт драма театры белән берлектә, 1 апрельдән 17 майга кадәр IV «Театр – мәгърифәтнең көзгесе» дип исемләнгән балалар һәм укытучылар, тәрбиячеләр театр коллективлары арасында муниципаль бәйге оештырылды. 2023 елның 17 маенда Әлмәт татар дәүләт драма театрында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

4 нче «Дуслык» балалар бакчасы, 10 нчы мәктәп, Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары театр коллективлары сәхнәдә үзләренең актёрлык осталыкларын, сәхнә мәдәниятын күрсәттеләр. Коллективларның чыгышлары чын күңелдән, тәэсирле, истә калырлык булды. Һәр чыгыш матур костюмнар, декорацияләр, музыка белән үрелеп барды. Болар барысы да, кечкенә актерлар катнашында булса да, чын театр атмосферасын тудырды. Жюри билгеләп үткәнчә, зур әзерлек эшләре башкарылган, катнашучыларның чыгышлары югары дәрәҗәдә булды.

Бүләкләү тантанасын театр артистлары чыгышы, «SӘLӘT» хореографик коллективы (5 нче гимназия, җитәкчесе Сәрварова Луиза Дамир кызы) биюләре, 1 нче лицей-интернат директор урынбасары Мухамедова Гөлнара Илгизәр кызы, Хасанов Динарның (8А сыйныф) җырлары, Шавалеев Амильнең (1 нче лицей-интернат 10А сыйныф) моңлы итеп баянда, Артемьев Борисның (2 нче лицей 9Б сыйныф) саксофонда  уйнавы,  Миргалиев Ринат, Хуҗин Искәндәр, Каһиров Ибраһимның сәнгатле итеп шигырь сөйләүләре дә тантананы бизәде, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

65 нче “Бөдрә тал” балалар бакчасы тәрбиячеләре, 16 нчы, Түбән Мактама 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларының финал чыгышлары бәйгенең дулкынландыргыч өлеше булды. Жюри үзешчән артистларның чыгышларын һәм режиссерларның‒ туган тел укытучыларының хезмәтен югары бәяләде.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез! Иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

#УчитьВдохновлятьРазвивать2023
#Годпедагогаинаставника2023
#педагогинаставник2023
#ГодПедагогаНаставника
#ГПН_2023

 

 



К списку новостей