• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Альметьевского муниципального района Республики Татарстан / Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423458, Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Р.Фахретдина, д. 50/1
Телефон: 8(8553)45-13-00
E-Mail: Upr.obr.Almetevsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО АМР РТ
Руководитель: Павловская Ирина Александровна

Новости

Семинар для учителей родного (татарского) языка

Опубликовано: 19.05.2023

2023 елның 12 маенда 1 нче лицей-интернатта туган (татар) теле укытучылары өчен «Туган телне һәм әдәбиятны укытуның нәтиҗәле ысуллары. Белем бирүне үзгәртүнең актуаль юнәлешләре: традицияләрне саклап, киләчәкне булдыру» темасына семинар үткәрелде.

Семинар кысаларында туган (татар) тел укытучылары: Хаҗиәхмәтова Гөлия Әсхат кызы (25 нче мәктәп) «Укучыларның функциональ грамоталылыкларын үстерү юнәлешендә әдәби әсәр белән эшләү алымнары», Исламова Гөлназ Габдулла кызы (Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия) «Белем бирү программасын үзләштергәндә метапредметка караган нәтиҗәләрне формалаштыру өчен биремнәр», Хәбибуллина Айгөл Фәнзат кызы (1нче лицей-интернат) «TED-лекция. Өстәл уеннары» темаларына осталык дәресләре күрсәттеләр. Укытучылар үзләренең осталыкларын, туган телләрне укыту методикасын белүләрен, укытуда иҗади якын килүләрен, яңа педагогик технологияләрне белүләрен һәм куллануларын күрсәттеләр.

Семинарның икенче өлешендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре– филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, филология фәннәре докторы, галим-секретарь Гыйниятуллина Лилия Миңнулла кызы, филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы чыгыш ясадылар. Татар телен һәм әдәбиятын туган (татар) телендәге заманча уку-методик комплектлар нигезендә укыту юллары, УМК кысаларында татар теле дәресләренең үзенчәлекләре, интерактив укыту ысулларын куллану мәсьәләләре каралды.

Семинарның йомгаклау өлешендә туган тел (татар теле) укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Хәбибуллина А.Ф., методист Сафина Л.Р. нәтиҗәләр ясадылар, алар әлеге семинарны туган тел укытучылары өчен үткәрүнең әһәмиятен билгеләп үттеләр, шулай ук семинарларны үткәрү практикасына үз педагогик тәҗрибәсен тарату формаларының берсе буларак осталык дәресләрен кертү кирәклеген ассызыкладылар.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләренә, чыгыш ясаучы укытучыларга, 1 нче лицей-интернат коллективына һәм администрациясенә семинар үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез.

#УчитьВдохновлятьРазвивать2023
#Годпедагогаинаставника2023
#педагогинаставник2023
#ГодПедагогаНаставника
#ГПН_2023



К списку новостей