Управление образования Альметьевского муниципального района Республики Татарстан / Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе
Визитная карточка
Адрес: | 423458, Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Р.Фахретдина, д. 50/1 |
Телефон: | 8(8553)45-13-00 |
E-Mail: | Upr.obr.Almetevsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | УО АМР РТ |
Руководитель: | Павловская Ирина Александровна |
Новости
Квест “Сәлам, Тукай!”
Опубликовано: 27.04.2022
Быел да 25 нче апрель көнне Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60-еллыгына төзелгән ял паркында “Сәлам, Тукай!” исемле квест уздырылды. Квестны оештыручылар - Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның туган тел укытучылары Шәмсиева И.А., Мирвәлиева Л.К. Ул, беренчедән, Туган телләр декадасы, икенчедән, 2022 нче ел - Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә. Квестның максаты – мәктәп укучылары, яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, татар телендә күбрәк аралашуга чакыру. Квестта шәһәр мәктәпләреннән 8 нче сыйныф укучыларыннан торган 6 команда – 1 нче урта мәктәпнең “Шүрәлеләр һәм Былтыр”, 4 нче урта мәктәпнең “Карлыгачлар”, 10 нчы урта мәктәпнең “Кызыклы шәкерт”, 16 нчы урта мәктәпнең “Замана балалары”, 1 нче лицейның “Татарның каймаклары”, 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары” командалары катнашты. Уенның шарты буенча командалар интеллектуаль, иҗади биремнәр эшләп, ВК челтәренә #сәламТукай хэштегы астында урнаштырып бардылар. Штабта утыручы жюри (Ногманова Р.М. – Әлмәт шәһәренең “Нур” телекомпаниясе журналисты; Сафиуллин Ф.Р. – Әлмәт драма театрының яшь актеры; Гаптелхакова Г.Я. – “Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиясе”нең өстәмә белем бирү педагогы) биремнәрне карап бәяләде. Командаларга 1, 2, 3 урыннар, лауреат дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Квестның иганәчесе – “Татнефть” ААҖнең логистика һәм техник үсеш буенча генераль директор урынбасары Ренат Ардинат улы Ногәйбековка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
И в текущем году 25.04.2022 года на базе Городского парка им. 60-летия нефти Татарстана г.Альметьевска состоялся квест “Сәлам, Тукай!”, организованный МАОУ «Лицей №2» г. Альметьевска, посвященный Году народного искусства и культурного наследия народов России. Цель – популяризация татарского языка среди школьников и молодёжи. В квесте приняли участие 6 команд из городских школ – команды МБОУ “СОШ №1 им. М.К.Тагирова”, МБОУ “СОШ №4”, МАОУ “СОШ №10 с УИОП”, МАОУ “СОШ №16”, МАОУ “Лицей-интернат №1”, МАОУ “Лицей №2”. Для квеста были подобраны задания интеллектульного и творческого характера. Все творческие задания в форме рекламы, видеролика размещались ВК под хэштегом #cәламТукай и сразу же оценивались жюри. Выражаем огромную благодарность ПАО “Татнефть в лице заместителя генерального директора по логистике и техническому развитию Р.А.Нугайбекову за оказанную спонсорскую помощь в организации и проведении данного квеста.
Все фотографии тут: https://vk.com/obrazovaniealmet?w=wall-102531991_15237%2Fall
К списку новостей