• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Альметьевского муниципального района Республики Татарстан / Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423458, Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Р.Фахретдина, д. 50/1
Телефон: 8(8553)45-13-00
E-Mail: Upr.obr.Almetevsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО АМР РТ
Руководитель: Павловская Ирина Александровна

Новости

Республиканский конкурс рисунков и поделок «Мин – татар баласы»

Опубликовано: 29.10.2021

«Мин−  татар баласы» республикакүләм рәсем һәм кул эшләре бәйгесе

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗә ясады.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителгән.

Бәйгенең максаты — татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү.

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучысы Меркурьева Юстина, 9 нчы сыйныф укучысы Григорьева Екатерина (җитәкчеләре – туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Э.И.), Елховой урта гомуми белем  мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ахмедова Алсу (җитәкчесе – туган тел һәм әдәбияты укытучысы Шайхулова Х.Г.) − бу бәйгенең җиңүчеләре дип танылды. 28 нче октябрь көнне, Казанда «Адымнар –  белемгә һәм татулыкка юл» комплексында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Һәр җиңүче диплом, ТРсы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең түштамгалары һәм 20 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнде.



К списку новостей