Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Татар кызы - 2019" 31.01.2019
Чын татар кызы, иң беренче чиратта, ул үз ана телен камил белергә тиеш. Ана теленә мәхәббәт аларга кечкенәдән бишек җырлары, әкиятләр, татар көйләре аша сеңә. Тәрбияле, укымышлы, иманлы, шул ук вакытта заман таләпләренә дә яраклаша белергә тиеш кызларыбыз.
Ә шулай да чып-чын татар кызларына хас сыйфатлар, минемчә оялчанлык, тыйнаклык. Артык әрсез, тәкәббер кызлар башкаларны үзләреннән этәрәләр.
Чын татар халкының гореф-гадәтләренә тугры булырга, хатын-кызлар башкарырга тиешле эшләрне дә эшли белергә тиеш чын татар кызы. Ул үз-үзен карап һәрвакыт чиста, пөхтә йөри, киеме генә түгел, күңеле дә, намусы да керләнмәгән була.
31 гыйнвар көне гимназиясебездә “Татар кызы – 2019” бәйгесе узды. Бәйгедә 3нче сыйныфлар арасында 11 кыз катнашты. 3в сыйныфы гүзәле, үзен 5 төрле бәйгедә, иң чибәр, иң булган, иң җитез кыз итеп курсәтте.
-
Саләмәтлендеру 25.01.2019
25нче гыйнвар көнне сыйныф сәгатендә 7а сыйныф кызлары өчен, шәфкать туташы Рамилә Исмәгыйлевна дөрес туклану буенча лекция - әңгәмә уздырды. Яшүсмәрләрнең дөрес туклану - тукланмавы аркасында организмда төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин икәнлеге укучыларга аңлатылды. Очрашу җанлы һәм күңелле үте. Балалар үзләрен борчылган сорауларга җавап таптылар.
-
Будущим первоклассникам 25.01.2019
Родителям будущих первоклассников!
28 января 2019 года (понедельник) в 18.00 ч. в актовом зале гимназии №1 состоится родительское собрание для родителей будущих первоклассников
-
24.01.2019Внимание!!!Вопросы, возникающие по организации и проведению ЕГЭ, ОГЭ в 2019 году можно будет задать специалистам Управления образования Альметьевского муниципального района 23 января 2019 года с 8.00 до 17.00 по телефонам "горячей линии"+7(8553)45-24-27, +7(8553)45-25-99
-
Олимпиада 17.01.2019
13-15 гыйнварда казанда рус теленнән бөтенрәссәй олимпиадасының региональ этабы уздырылды. Нәтижә буенча 11 сыйныф укучыбыз призер булды. Укыткан укытучысы Гуро лариса Әмирҗан кызын котлыйбыз. Афәрин! Без сезнең белән горурланабез!
-
Чемпионат по мягким кубикам ЗФ" 24.12.2018
Якшәмбе көнне 11 мәктәп спортзалында шәһәрнең 7-8 сыйныф укучылары өчен бик кызык "Чемпионат по мягким кубикам ЗФ" дигән ярыш уздырылды. 7, 15 мәктәпләрнең һәм безнең гимназия балалары да катнаштылар. Балалар бик тырыштылар, кызыксынып ярыштылар. Ләкин гимназия командасы, кызганычка каршы, урыннарга лаек булмады, икенче этапка утмәде.
-
Артистлар белән очрашу 14.12.2018
Әлмәт театры артистлары, театр елы ачылу уңаеннан, Р. Фәхреддин исемендэге 1нче гимназия укучылары белэн очрашу утткәрде. Укучылар актерлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм күп мәгълүмәт алдылар. Артистлар үз чиратында театр елында уздырылачак бәйгеләр белән таныштырдылар. Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Хыял йорты" спектакленнән өзек күрсәттеләр. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте.
-
“Җылы сүз" 11.12.2018
11 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемен йөртүче 1санлы гимназиясендәге башлангыч мәктәп укучылары Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, 5 китап авторы, балалар язучысы Лилия Фәрхетдинованың әкият дөньясына сәяхәт иттеләр Алар ул көнне 8”в сыйныфы үзләренең сыйныф җитәкчеләре Айгөл Мизхат кызы Әхмәдиева белән берлектә әзерләнгән Лилия Фәрхетдинованың “Җылы сүз. Доброе слово. A Kind Word” исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә булдылар. Кичәгә язучы үзе дә чакырулы иде. Китап бик үзенчәлекле, чөнки ул өч телдә: татар, рус һәм инглиз. Тәрҗемәне Айгөл Мизхат кызы Әхмәдиева үзенең элекке чыгарылыш укучылары –хәзерге вакытта югары белемле тәрҗемәчеләр Лилия Шәйхетдинова һәм Далия Таҗиева белән бергә тәрҗемә иткән. Лилия Фәрхетдинова балалар өчен хикәяләрен һәм әкиятләрен ике телдә дә яза. Әсәрләрендә балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә, китап укуга кызыксындыру уята, татар телен саклауга шулай үз өлешен кертә.
Язучы апалары белән булган әңгәмә, укычылар биргән кызыклы сораулар, әкиятләрне өч телдә дә сәхнәләштерү, гимназиянең элеккеге укучысыннан татар, рус һәм инглиз телләренең кирәклеге турындагы видеосәлам, язучы бүләк иткән култамгалы китаплар- болар барысы да презентациядә булган кешеләрдә яңа ел кәефен тудырды. Бу чара бик матур хатирә булып балалар һәм олылар күңелендә озак сакланачак.
-
География атналыгы 07.12.2018
Табигый фәннәре атналыгы кысларында 8б сыйныфы 3б сыйныфында экологик дәрес күрсәтте. Дэрес юкка гына баручы хайван һәм үсемлеклэрнең саклауга мохтаҗ булуын аңлатуны максат итеп куйды. Балалар кызыклы уеннар аша табигатьнең җөһим закончалыкларын өйрәнделәр.
-
Парламентының Өченче Региональ Сессиясе 29.10.2018
9-21нче октябрьдә Әлмәттә Европа Яшьләр Парламентының Өченче Региональ Сессиясе үтте. Бу чарада катнашыр өчен мотивацион хат язарга кирәк иде. Ике йөз кандидат арасында егерме сигез кеше сайлап алынды. Гимназиябездән Вәлиева Амалия (8В), Хакимова Лиана (8В), Тимергалиев Әмир (8В), Гыйниятуллина Камилә (8В), Сабирова Эльмира (9Б), Нуриев Ранил (9Б), Әхмәтова Айгөл (9Г), инглиз теле укытучысы Әхмәдиева А.М., Гарифуллина Регина (9А), инглиз теле укытучысы Бикмуллина Н.Б., Газымова Лилия (10), инглиз теле укытучысы Вәлиуллина Ф.Җ. катнаштылар.
Беренче көн төркемнәр төзүгә, дуслык атмосферасын оештыруга багышланса, икенче көнне дүрт төрле темаларга нигезләнгән комитетлар эчендә бик уңышлы һәм кызык эш алып барылды. Әйтергә кирәк, сессия тулысынча иглиз телендә үтте. Тарих һәм мәдәният (CULT), индустрия һәм энергия (ITRE), транспорт һәм туризм (TRAN), социаль мәсъәләләр һәм эшкә урнашу (EMPL), комитетлары үз резолюцияләрен өченче көнне тәкъдим иттеләр. Процесс дебатлар формасында үтте. Һәр катнашучының теге яки бу тема буенча үз фикерен әйтергә, сорауларын бирергә мөмкинлеге булды. Кемдер ул чарада, бәлки, зур аудитория алдында беренче генә тапкыр чыгыш ясады. Һәрберебез актив булырга, фикерләрен җиткерергә һәм мәҗлестә катнашырга тырышты.
Европа Яшьләр Парламентының Өченче Региональ Сессиясе яшьләргә төрле проблемалар үз уйларын әйтер, бүгенге ситуациягә ничек кенә булса да тәэсир итәр өчен уникаль мөмкинлек бирде. Аннан тыш, ул инглиз теленнән белемнәребезне тупларга, сөйләм телебезне яхшыртырга ярдәм итте, чөнки безгә Сербиядән килгән Марко Неделькович, Великобританиядән килгән Джорджос Хадипавлис белән дә сөйләшергә туры килде. Дебатлар үткәрү, бер төркем итеп бергәләп эшләү, сәясәт буенча без бик кыйммәтле тәҗрибә тупладык.