• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Центр развития ребенка – детский сад №36 «Волшебный дворец» г. Альметьевска"/Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Баланың сәләтен үстерү үзәге - 36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423450, РТ, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.131
Телефон: +7(855)-333-07-86
E-Mail: dou36@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "ЦРР -д/с №36 "Волшебный дворец"
Руководитель: Гудакова Татьяна Тихоновна
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 334 воспитанника
У нас учат: 29 педагогов

Оясында ни күрсә

 “Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкат ашатып, эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер,бәлки ашатып – эчертеп үстермәк вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер.”

                                             Каюм Насыйри

         Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса , аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге –ир- ат , әти кеше. Ә ана кеше турында аерым әйтәсе килә :

Ана безне тудырган

Ана безне үстергән

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

      Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын , матурлыгын үз нарасыена бирә.  “Бала күңеле ак кәгазь , нәрсә язсаң ,шуны укырсың”  дип юкка гына эйтмәгәннәр. Туганчы һәм туганнан соң да ана бала күңеленә бары тик матур сүзләр генә яза. Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк?  “Тугач та “, - дигәннәр картлар. Әйе, бала туганнан соң ук тиешле таләп кагыйдәләре үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып битен, күзен тырнамасын өчен , аны биләүләп куялар.Нарасый ризалашмый,  елый, киреләнә, кычкыра , әмма тора бара буйсына. Баланы арбасына утыртып, әнисе эшкә керешкәндә тагын елый , җиңергә тырыша. Әмма моңа да күнегә. Ул үсеп җиткәнче, иң элек әтисе, әнисе белән , үсә төшкәч тәрбияче, укытучылар белән үзе теләгәнне эшләү өчен көрәшә. Әгәр тәрбиячеләр йомшаклык күрсәтеп , юл куйса  – җиңелсә, аннан бала йөгәнсезгә әйләнә, тыңлаусызга әверелә , ә тагын да үскәч үзе таләп итә, боера башлый. Әле тормышны белмәгәнлектән , яшәеш  тәҗрибәсе булмаганлыктан ук чиксез күп хаталар ясый. Аларны кабатлый башлый һәм тәрбиясез, миһербансыз, үзен генә ярата торган, рәхимсез кеше булып үсә.

            Кайчандыр, борын- борын заманнарда тәрбияче, мөгаллимнәр дә булмагандыр ,әмма балалар тәрбияле үскәннәр  – аларны хәзергечә әйткәндә халык педагогикасы нигезендә тәрбияләгәннәр. Бүген без татар халкында еллар дәвамында күнегелгән тәрбия алымнарын, ысулларын сагына, искә ала башладык.

           Гаилә тәрбиясенең максаты  – гаиләдә тыныч тормыш , тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, булган әйбер һәм ризык нигъмәтне бәрәкәтле тоту , бер- береңне ихтирам итү , хөрмәтләү.

-       Хөрмәтле әти- әниләр!  Бүгенге тормышыбыз  бер дә мактанырлык түгел . Үсмерләр арасында җинаятьчелек  котырынып үсә,ата- ана үзенең төп вазифасын онытып бара : “ ата  – улны, ана – кызны белми”. Кайбер балалар ата – анадан ваз кичә. Икенче бер аналар үз балалрын ташлап китә. Яшьләр арасында дорфалык ,тупаслыкның чиге юк. Бу нилектән шулай? Без тәрбиядә нинди ялгышлар җибәрдек соң? Моны ничек төзәтергә? Балаларыбызны бәхетле итү өчен нәрсә эшләргә.

           Ә бит үткәнебезгә әйләнеп карасак, татар халкы гомер – гомергә эшчән, намуслы , тәртипле, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле булуы белән танылган. Матур гореф- гадәтләр, кунакка йөрешүләр , милли бәйрәмнәр уздырулар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән.

           Өлкәннәрне аксакал дип йөрткәннәр, авыр хезмәт башкара алмасалар да , алар гаиләдә терәк булып саналганнар. Хөрмәтләүне әби – бабайлардан башлыйбыз. Безнең татар гаиләләрендә өлкәннәрне ихтирам иткәннәр. Өстәл янына иң башта өлкәннәр утырган. Иң беренче булып ризыкны алар капкан, аннан соң гына башкалар үрелгән. Сәламне дә иң беренче өлкәннәргә биргәннәр.

 

            Әйе, ата – баба  мирасына күз салсак без үзебез өчен бик күп гыйбрәтләр алыр идек . Татар халкы гомер – гомергә эшчән булган.  Аулак өйләрдә күңелле итеп кул эшләре оештырылган . Кечкенә кызларны да кул арасына керә башлауга, һөнәргә өйрәтү максат итеп куелган. Әби янында  тегәргә ,чигәргә өйрәтеп үскән кызлар тырыш, инсафлы, тәүфыйклы, йомшак  телле булулары белән аерылып торганнар. Юкка гына бит: “оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, димиләр.