Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхәветдиновның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов, ветераннар советы вәкилләре, шагыйрәнең якыннары, әдәбият сөючеләр катнашты.
Шагыйрәнең тууына 90 ел тулуга багышланган чара авыл мәдәният йортында әдәби кичә белән тәмамланды.
Җырларымда – шатлыкларым, кайгыларым.
Җырларымда – ашкынуым, януларым.
Җырларымда – сөюләрем, көюләрем.
Җырларымда – югалтыум, табуларым. (Э.Мөэминова)