Муниципальное дошкольное образовательное учреждение детский сад села Верхнее Алькеево Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422881, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Алькеево, ул. Крайняя, д. 19 |
Телефон: | +7(927)-433-49-48 |
E-Mail: | Valkeevo.Ds.alk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад село Верхнее Алькеево |
Руководитель: | Яруллина Лилия Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 12 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное дошкольное образовательное учреждение детский сад села Верхнее Алькеево Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10
-
Бөек шагыйребезгә мәдхия. 26.04.2024
Г.Тукай туган көн - халкыбыз өчен уртак бәйрәм. Бу көнне шагыйребезгә мәдхия максатыннан шигырьләрен сөйләдек, укыдык. Гаиләләр ясаган кул эшләре буенча әңгәмә үткәрдек. Бәйрәмне "Туган тел" җыры белән йомгакладык.
-
Район семинары. 25.04.2024
Бүген безенең бакчада "Төрле яшьтәге балалар төркемендә эшләүнең үзенчәлекләре" темасына район семинары үткәрелде. Семинарга район методисты, һәм 16 тәрбияче килде. Семинар план нигезендә оешкан төстә файдалы үтте. Төрле чаралар, шөгыльләр тәрбиячеләр күңеленә һуш килде.
-
Тагын бәйрәм. 23.04.2024
Бездә тагын туган көн. Бүген инде икенче акыллы егетебез Данильгә 4 яшь. Аны, аның әти -әнисен әлеге бәйрәм белән котладык. Күңелле ял иттек.
-
Туган көннәр күңелле. 21.04.2024
Бүген бакчабызның бер нәни малае -Айратка 2 яшь. Без бергәләп җырлар җырлап, теләкләр әйтеп аны тәбрик иттек.
-
12 апрель -космонавтика көне. 12.04.2024
12 апрель көнне илебез космонавтика көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан бакчабызда бу көнне без дә төрле чаралар үткәрдек. Тарих битләренә күз салдык, рәсемнәр ясадык, космонавтлар булып карадык. Бәйрәмгә китапханә мөдире Сираҗева В.Н. да килгән иде.
-
Китапка хөрмәт. 04.04.2024
1-6 нчы апрель атналыгы бакчабызда Китап атналыгы. Атналык барышында китапханәгә бардык, төрле китаплар укыдык, китапларга икенче тормыш бүләк иттек.
-
Әниләребезне үзебезчә ясыйбыз. 06.03.2024
Әниләргә булган мәхәббәтне төрлечә күрсәтеп була. Рәсем дәресендә Әниләребезне кәгазь битендә сурәтләп, аларның нинди икәнлекләрен кызып-кызып сөйләшеп алдык.
-
Тиздән 8 Март! 05.03.2024
Әниләргә бүләк ясау да күңелгә рәхәтлек бирә.
-
Саф һавада уйныйбыз. 04.03.2024
Саф һавада хәрәкәтле уеннар сәламәтлеккә файда. Шуны истә тоткан хәлдә, көн дә ачык һавада булырга тырышабыз.
-
Туган тел көне. 21.02.2024
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан бакчабызда туган тел темасына дәресләр үткәреп, дәресләрдә шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Туган телгә булган мәхәббәт -Әниләргә булган мәхәббәткә тиңлеген аңлаштык.