Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алексеевская средняя общеобразовательная школа №3 им. Г.С. Боровикова Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Г.С.Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, п.г.т. Алексеевское, ул. Гагарина, д.20 |
| Телефон: | +7(843)-412-57-80 |
| E-Mail: | Shakirova.DD@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ АСОШ №3 им. Г.С. Боровикова |
| Руководитель: | Шакирова Диляра Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 450 ученика |
| У нас учат: | 35 учителей |
Новости МБОУ АСОШ №3 им. Г.С.Боровикова
“Әдәби кунакханә”
Опубликовано: 22.04.2026Бүген, 22 апрельдә, мәктәбебездә укучылар һәм районның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре өчен оештырылган “Әдәби кунакханә” проектының быел ундүртенче «Утырып сөйләшик әле бер...» исемле очрашуы булып узды. “Әдәби кунакханә”нең быелгы кунагы - шагыйрь, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге мөдире - Булат Ибраһим (Ибраһимов Булат Хәким улы). Бүгенге әдәби кунакханәбез татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Туган тел атналыгы кысаларында үткәрелде.
Кичәбез 5В сыйныфы укучылары башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе) белән башланып китте.
Очрашуда «Балык теле», «Шагыйрь», «Безнең эзләр», “Утырып сөйләшик әле бер...” китаплары авторы Булат Ибраһимның тормыш юлына һәм күпьяклы иҗатына күзәтү ясалу белән беррәттән, шагыйрьнең бик мавыктыргыч, мәгънәле чыгышлары да тыңланды. Мәктәп укучыларыбыз авторның “Исем эзлим песиемә” (Яруллин Әмирхан, 3Б сыйныфы), “Нинди төшләр күрәсең син, бабай?” (Минаков Илһам, 9Б сыйныфы), “Солдатская песнь” (Чунин Захар, 10Б сыйныфы) шигырьләрен сөйләделәр.
26 апрель Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, мәктәп укучыларыбыз бөек шагыйребезнең дә шигырьләрен яттан өйрәнгәннәр. Вәлиева Ясминә (4Б сыйныфы) белән Тукмакова Айгөл (6Б сыйныфы) “Карлыгач”, Вәлиева Әдилә (6Б сыйныфы) “Кызыклы шәкерт”, Гаязова Зилә (7Б сыйныфы) “Сабыйга”, Гаязова Миләүшә (6А сыйныфы) “Шаян песи” шигырьләрен сөйләделәр. 2 сыйныф укучылары Гаязов Булат, Нуруллин Нуретдин, Зарипов Бәхтияр Сәрия Хафизованың “Апрель” шигырен укыдылар.
Биюче кызларыбыз “Эх тала, тала” биюе белән чыгыш ясадылар (җитәкчеләре Мигушина В.Е.).
Очрашу ахырында укытучылар, килгән кунаклар 3А сыйныфы укучыларына кушылып “Туган тел” җырын бергәләп башкардылар.
Шагыйрь Булат Ибраһим балаларның, килгән кунакларның сорауларына җавап бирде, киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты.
Тамашачылар тарафыннан рәхмәт сүзләре әйтелде, якты, истәлекле, бик файдалы очрашу булды, дип бәяләнде.
К списку новостей










