Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 30 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Классные часы на тему «День солидарности борьбы с терроризмом» 02.09.2023
Сегодня прошли классные часы, посвящённые Дню солидарности в борьбе с терроризмом.
В этот день мы вспоминаем трагические события, произошедшие в первые сентябрьские дни 2004 года в г. Беслане. Тогда, во время террористического акта, погибли несколько сотен человек, большинство из которых были дети. Самому маленькому из погибших исполнилось всего 6 месяцев.
Целью мероприятия стало объяснение детям сущности терроризма и правил поведения в экстремальных ситуациях, формирование общественного сознания и гражданской позиции у подрастающего поколения. -
Вручение световозвращающих элементов 01.09.2023
От имени Главы Алексеевского района Демидова Сергея Анатольевича 1 сентября ребятам были вручены световозвращающие значки. Ребятам ещё раз напомнили о необходимости соблюдения правил дорожного движения.
-
1 сентября - День знаний! 01.09.2023
Сегодня, в #МБОУСреднетиганскаяСОШ прошла торжественная линейка, посвященная Дню знаний.
В этот особенный день ученики и учителя собрались вместе, чтобы отметить начало нового учебного года. Праздник прошёл в дружелюбной и торжественной обстановке.
Директор школы Марат Зиннурович Хаметшин поздравил учащихся с новым учебным годом. Так же на линейке присутствовали почетные гости, которые поздравили школьников с этим знаменательным событием. Среди них был:
Ильдар Калимуллович Хамматвалиев, глава Среднетиганского СП; имам-хатыйб Рамис Садерттинович Фасахов;заместитель руководителя ООО "Алга" Ильшат Адгамович Кашапов; методист МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ" Алсу Ринадовна Шайхуллина.
В своих поздравительных выступлениях гости выразили свою поддержку, приподнесли подарки и пожелали ученикам успешного учебного года. Школьники с нетерпением ждут уроков, встреч с друзьями и учителями, а также различных мероприятий, которые планируются в течение учебного года.
День знаний – это особый день, который напоминает нам о важности образования и саморазвития. Пусть этот учебный год принесет множество новых знаний, успехов и радостных моментов для всех школьников и учителей! -
Классные часы, посвящённые Дню знаний 01.09.2023
Бүген,1 сентябрьдә, Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстан Республикасының Халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре" темасына Мәдәни мирас һәм милли мәдәниятләр елы кысаларында Белем көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Чара барышында укучылар татар халкының мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Шулай ук Алексеевск эшчеләр бистәсендә эшләп килүче туку фабрикасы белән һәм анда эшләнүче эшләнмәләр белән таныштылар.
Сегодня,1 сентября, в МБОУ Среднетиганская СОШ прошли классные часы, посвящённые Дню знаний, в рамках Года культурного наследия и национальных культур, на тему: "Народные художественные промыслы и ремёсла Республики Татарстан".
-
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 29.08.2023
Гафиятов Касыйм Кәлимулла улы 1935 нче елның 18 нче февралендә Түбән Тигәнәле авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Урта Тигәнәле мәктәбенә йөреп укый. Язгы ташу вакытында ике авыл арасындагы елгаларны үткәндә, салкын су аша чыгып, сыйныфлары белән салкын тидерәләр. Ул елларда кирәкле дарулар да, тиешле дәвалау да булмый. Күбесенең бу авыруы ревмотизмга әйләнә. Касыйм абыйны да бу авыру читләтеп үтми, йөрәгенә бәрә, йөрәкнең клапаннары эшләми башлый. Авыру сәбәпле, 49 яшендә инвалид буларак эштән китә.
Касыйм абый үз заманы өчен бик укымышлы кеше булган. Мәктәптән соң Тәтеш авыл хуҗалагы техникумын тәмамлый. Башта Кыр Шонталасында, 1958 нче елдан Урта Тигәнәле авылына килеп, агроном булып эшли. Урта Тигәнәлегә күчкәч, иң беренче читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Исәнлеге какшый башлагач, 1969 нчы елда педагогия институтын тәмамлый һәм мәктәптә биология укытучысы булып эшли.
Пенсия елларында да фән белән кызыксынуын бетерми. Археолог А.Халиков белән танышып, Урта Тигәнәле һәм Түбән Тигәнәле авылларының килеп чыгу тарихлары белән таныша. -
Вместе против террора 29.08.2023
Каждый год 3 сентября в нашей стране отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом, 2023 год не будет исключением. В этот день все россияне отдают дань памяти людям, которые безвинно погибли от рук террористов, а также сотрудников правоохранительных органов, погибших при выполнении служебного долга и выражают солидарность тем, кто борется против терроризма.ссылки на макеты антитеррористической направленности
-
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 22.08.2023
Ахметшина Галия Харис кызы 1928 нче елның 1 нче гыйнварендә Әлки районы Иске Салман авылында дөньяга килә.
Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Барлык балалар да олы яшьтәге авылдашлары белән бергә колхоз басу-кырларында, ындырларда эшлиләр. Әтисе сугышка киткәч, үги әнисе аның урынына мәктәп директоры булып кала. Мәктәптә укытучылар җитмәгәнлектән, 14 яшьлек 7 нче сыйныф укучысы Галия башлангыч сыйныфларда укытучы вазыйфасын да башкара.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Чистай педагогия училищесына укырга керә.
Ахметшина Галия Харис кызы бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, Балык Бистәсе Олы Елга hәм Сабакаево авылларында, Алексеевск районы Кыр Шунталысы hәм Урта Тигәнәле авылларында 44 ел укытучы булып эшли.
Галия Харис кызы тырыш хезмэте, казанган уңышлары өчен “Хезмәт Ветераны”, “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел”, “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” медальләре, Мактау кәгазьләре hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. -
Акция «Окна России» #ОкнаРоссии2023 22.08.2023
Поздравляем с Днём Государственного флага Российской Федерации
-
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 15.08.2023
Ахметшин Хәмзә Мөбәракша улы 1925 нче елның 15 нче июлендә Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында туа.
1943 нче елның язында, 18 яше тулыр-тулмас, Бөек Ватан сугышына китә. Беренче Украина фронтының 37 нче зенит-артиллерия дивизиясенең 1400 нче полкы составында Украинаны, Чехословакияне hәм Австрияне азат итүдә катнаша. Сугыш беткәннән соң да аңа Совет Армиясе сафларында Венгриядә тагын 5 ел хезмәт итәргә туры килә. Туган ягына 1950 нче елның июнь аенда гына әйләнеп кайта hәм Чистай педагогия училищесына укырга керә.
Училищены бетергәч, Шакирова Галия Харис кызы белән тормыш корып җибәрәләр hәм икесе дә Кыр Шунталысы авылында укытучы булып эшли башлыйлар. Укытучы булып эшләү дәверендә читтән торып Казанда Югары Партия мәктәбен тәмамлый. Шул сәбәптән аңа Алексеевск райкомында инструктор, “Алга” колхозында hәм “Разумов” совхозында партком секретаре, Вахитов исемендәге колхозда рәис булып та эшләргә туры килә.
Соңрак Хәмзә Мөбәракша улы Коры Көрнәле авылында мәктәп директоры, Урта Тигәнәле авылында география hәм тарих укытучысы булып эшли.
Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм эшендә ирешкән уңышлары өчен “Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы”, “Почет билгесе” орденнары, “Сугышчан казанышлары очен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Хезмәт Ветераны” hәм башка медальләр, Почет грамоталары, Мактау кәгазьләре hәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. -
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 08.08.2023
Курмаева Рәшидә Мирзаян кызы 1930 нчы елның 5 нче апрелендә ТАССР ның Алабуга районы Морт авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 нче елда Морт урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керә. 1947 нче елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Алабуга дәүләт укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Институтны 1949 нчы елда тәмамлый. Рәшидә Мирзаяновна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ТАССР ның Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбенә юллана. 1958 нче елда, читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә һәм 1962 нче елда тәмамлый. 1950 нче елдан башлап татар теле укытучыларының куст методик берләшмә җитәкчесе була. Күп еллар “Алга” колхозы радиогазетасының редакторы булып эшли. “Педагогик белемнәр җәмгыяте”нең әгъзасы булып тора. Бөтен гомерен, яшьлеген, исәнлеген, дәртен, белемен ул тәрбия эшенә бирә. Рәшидә апа укытучыларга бирелә торган республика, хәтта Россия күләмендәге мактаулы исемнәрне ала:
- “РСФСР ның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем (РСФСРның югары совет президиумы Указы – 25 июнь 1975 ел)
- Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждение эшчеләре профсоюзының Татарстан Өлкә Комитетының Мактау грамотасы (1969);
- ТАССР Югары Советы Президиумы Почет грамотасы (1970);
- КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитетытының Мактау грамотасы (1967, 1967);
- Алексеевск районы халык мәгариф бүлеге һәм мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждение эшчеләре профсоюз Райкомының Почет грамотасы (1961, 1965, 1969, 1986).