Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 22.08.2023

Ахметшина Галия Харис кызы 1928 нче елның 1 нче гыйнварендә Әлки районы Иске Салман авылында дөньяга килә.
Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Барлык балалар да олы яшьтәге авылдашлары белән бергә колхоз басу-кырларында, ындырларда эшлиләр. Әтисе сугышка киткәч, үги әнисе аның урынына мәктәп директоры булып кала. Мәктәптә укытучылар җитмәгәнлектән, 14 яшьлек 7 нче сыйныф укучысы Галия башлангыч сыйныфларда укытучы вазыйфасын да башкара.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Чистай педагогия училищесына укырга керә.
Ахметшина Галия Харис кызы бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, Балык Бистәсе Олы Елга hәм Сабакаево авылларында, Алексеевск районы Кыр Шунталысы hәм Урта Тигәнәле авылларында 44 ел укытучы булып эшли.
Галия Харис кызы тырыш хезмэте, казанган уңышлары өчен “Хезмәт Ветераны”, “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел”, “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” медальләре, Мактау кәгазьләре hәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. -
Акция «Окна России» #ОкнаРоссии2023 22.08.2023

Поздравляем с Днём Государственного флага Российской Федерации

-
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 15.08.2023

Ахметшин Хәмзә Мөбәракша улы 1925 нче елның 15 нче июлендә Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында туа.
1943 нче елның язында, 18 яше тулыр-тулмас, Бөек Ватан сугышына китә. Беренче Украина фронтының 37 нче зенит-артиллерия дивизиясенең 1400 нче полкы составында Украинаны, Чехословакияне hәм Австрияне азат итүдә катнаша. Сугыш беткәннән соң да аңа Совет Армиясе сафларында Венгриядә тагын 5 ел хезмәт итәргә туры килә. Туган ягына 1950 нче елның июнь аенда гына әйләнеп кайта hәм Чистай педагогия училищесына укырга керә.
Училищены бетергәч, Шакирова Галия Харис кызы белән тормыш корып җибәрәләр hәм икесе дә Кыр Шунталысы авылында укытучы булып эшли башлыйлар. Укытучы булып эшләү дәверендә читтән торып Казанда Югары Партия мәктәбен тәмамлый. Шул сәбәптән аңа Алексеевск райкомында инструктор, “Алга” колхозында hәм “Разумов” совхозында партком секретаре, Вахитов исемендәге колхозда рәис булып та эшләргә туры килә.
Соңрак Хәмзә Мөбәракша улы Коры Көрнәле авылында мәктәп директоры, Урта Тигәнәле авылында география hәм тарих укытучысы булып эшли.
Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм эшендә ирешкән уңышлары өчен “Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы”, “Почет билгесе” орденнары, “Сугышчан казанышлары очен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Хезмәт Ветераны” hәм башка медальләр, Почет грамоталары, Мактау кәгазьләре hәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. -
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 08.08.2023

Курмаева Рәшидә Мирзаян кызы 1930 нчы елның 5 нче апрелендә ТАССР ның Алабуга районы Морт авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 нче елда Морт урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керә. 1947 нче елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Алабуга дәүләт укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Институтны 1949 нчы елда тәмамлый. Рәшидә Мирзаяновна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ТАССР ның Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбенә юллана. 1958 нче елда, читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә һәм 1962 нче елда тәмамлый. 1950 нче елдан башлап татар теле укытучыларының куст методик берләшмә җитәкчесе була. Күп еллар “Алга” колхозы радиогазетасының редакторы булып эшли. “Педагогик белемнәр җәмгыяте”нең әгъзасы булып тора. Бөтен гомерен, яшьлеген, исәнлеген, дәртен, белемен ул тәрбия эшенә бирә. Рәшидә апа укытучыларга бирелә торган республика, хәтта Россия күләмендәге мактаулы исемнәрне ала:
- “РСФСР ның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем (РСФСРның югары совет президиумы Указы – 25 июнь 1975 ел)
- Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждение эшчеләре профсоюзының Татарстан Өлкә Комитетының Мактау грамотасы (1969);
- ТАССР Югары Советы Президиумы Почет грамотасы (1970);
- КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитетытының Мактау грамотасы (1967, 1967);
- Алексеевск районы халык мәгариф бүлеге һәм мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждение эшчеләре профсоюз Райкомының Почет грамотасы (1961, 1965, 1969, 1986). -
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 01.08.2023

Курмаев Гомәр Миңгәрәй улы 1925 елның 20 нче июлендә Урта Тигәнәле авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып туа. Ул җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. Ләкин озак укырга туры килми, чөнки өч айдан соң түләүле уку кертелә.
1941 нче елда көтмәгәндә Бөек Ватан сугышы дигән афәт башлана. 17 яшьлек Гомәр өчен дә чакырылыш вакыты җитә: 1943 нче елның 7 нче гыйнварында Манчжуриягә озаталар. Хәрби хезмәткә тиз генә өйрәнеп, ул оборона корылмалары төзи, кырларны миналый. 1945 нче елның августыннан Забайкалье фронтының хәрәкәттәге армиясендә хезмәт итә, 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1947 нче елдан, инде өлкән сержант вазифасында яшерен хәрби часть штабында писарь була һәм 1950 нче елның мартына кадәр шул округта хезмәт итә. 1950 нче елда өлкән сержант (старшина) исемендә демобилизацияләнә.
Туган ягына 1950 нче елда кайта Гомәр абый. Башта педагогия училищесын, аннары институтны тәмамлый. Потребсоюз системасында да, КПСС райкомында инструктор, Урта Тигәнәле авыл советы рәисе, “Алга” колхозы рәисе булып та эшли Гомәр Миңгәрәй улы. 1965 нче елдан 1985 нче елга кадәр туган авылында рус теле һәм тарих укытучысы булып эшли. Нәтиҗәле иҗади хезмәтләре өчен Гомәр Миңгәрәй улы күп төрле грамоталар белән бүләкләнә:
- СССР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждение эшчеләре профсоюзы Үзәк Комитетының Мактау грамотасы (1985);
- КПСС Өлкә Комитеты һәм ТАССРның Министрлар Советының Мактау грамотасы (1985);
- Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждение эшчеләре профсоюзының Татарстан Өлкә Комитетының Мактау грамотасы (1985);
- КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитетытының Мактау грамотасы (1980, 1983);
- Алексеевск районы халык мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы (1982). -
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 25.07.2023

Сайфуллина Наилә Мияссәр кызы 1952 нче елның 11 нче маенда Кемерово өлкәсе, Прокопьевск шәһәрендә туа. 1954 нче елда Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылына күчеп кайталар. 1960 нчы елның 1 нче сентябрендә 1 нче сыйныфка укырга керә һәм аны 1970 нче елда тәмамлый. Шул ук елның 1 нче сентябрендә Кызыл Октябрь авылында урнашкан башлангыч мәктәпкә мөдир итеп куялар.
1972 нче елның февралендә Коры Көрнәле авылының сигезъеллык мәктәбендә математика һәм физика фәннәре укыта башлый, 1973 нче елның августыннан 2009 нчы елның декабренә кадәр Урта Тигәнәле урта мәктәбендә математика, татар теле һәм әдәбияте дәресләрен укыта. 1987-1993 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының математика һәм информатика исәпләү технологиясе бүлеген тәмамлый. 1992-1994 нче елларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Эш дәверендә бик күп грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. -
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 18.07.2023

Валиева Сания Шәүкәт кызы 1941 нче елның 18 нче ноябрендә Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алып, 1953-1956 нчы елларда курше Чаллыбаш авылында җидеъеллык мәктәпне тәмамлый, ә урта белемне аңа Чистай районы Каргалы урта мәктәбендә алырга туры килә.
Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган тырыш кыз Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетының математика-сызым бүлегенә укырга керә.
1963 нче елда, мәктәпләрдә укытучы кадрлар җитмәү сәбәпле, 5 нче курс студентларын республикабыз мәктәпләренә эшкә тараталар. Язмыш Сания Шәүкәт кызын Алексеевск районы Урта Тигәнәле урта мәктәбенә алып килә. 1964 елны кулына диплом алганнан соң, яшь, максатчан, тырыш белгеч, һич тә икеләнеп тормыйча, хезмәт юлын Алексеевск районының данлыклы Урта Тигәнәле урта мәктәбендә дәвам итә.
Сания Шәүкат кызы 35 ел укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Мөгаллимәнең укучыларын яратып, ата-аналар белән үзара ярдәмләшеп, хезмәттәшләре белән кулга-кул тотынып эшләве югары нәтиҗәләргә китерә. Укытучының хезмәте Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының, район мәгариф оешмасының Мактау грамоталары, “СССРның мәгариф отличнигы” күкрәк тамгасы, Татарстан Республикасының Атказанган мәгариф хезмәткәре исеме, ”Хезмәт ветераны” медале белән бәяләнә. -
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 11.07.2023

Мухаметшина Роза Мингаз кызы 1941 нче елның 26 нчы августында Чистай шәһәрендә туа. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлый. 1958 нче елда Чистай ремонт заводында 1 ел токарь булып эшли. 1960 нчы елда В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына рус теле бүлегенә укырга керә. 1963 нче елда Урта Тигәнәле урта мәктәбенә рус теле укытучысы булып практика үтәр өчен килә һәм шушы елдан авылда төпләнеп кала.
1971 елда мәгариф министерствосының почетлы грамотасы белән бүләкләнә.
1973 елда соц. соревнованиясендә җиңгәнгә медаль белән бүләкләнелә
1976 елда “Знак почета” ордены бирелә.
1987 елда “Заслуженный учитель РСФСР” исеме бирелә. -
#ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника #МБОУСреднетиганскаяСОШ 04.07.2023

Тухфиев Мингаяз Хамит улы 1958 нче елның 21 нче сентябрендә Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында дөньяга килә. 1965 нче елда Урта Тигәнәле урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә “4” ле “5” ле билгеләренә генә укый, җәмәгать эшлэрендә актив катнаша.
1975 нче елда мәктәпне тәмамлый. Ике ел туган колхозында эшләгәч, Казанга китә, “Казгордорстрой” оешмасында эшли.
1981 нче елда Мингаяз Хәмит улы Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә. Солдат хезмәтен Монголиядә үтә. 1983 елның көзендә армия сафларыннан кайтып, үзебезнең “Алга” колхозына слесарь-наладчик булып эшкә керә. Бер ел эшләп, үзен бар яктан яхшы күрсәткән эшчене тракторчылар бригадиры вазыйфасына билгелиләр.
1985 нче елда ул читтән торып Чистай совхоз-техникумына укырга керә һәм 1988 нче елда бу уку йортын тәмамлап, колхозда баш инженер булып эшли башлый.
1993 нче елның гыйнварында Урта Тигәнәле урта мәктәбенә эшкә күчә. Педагогик белем алу максаты белән, 1996 нчы елда Казанның индустриаль-педагогик техникумына укырга керә һәм 1999 нче елда бу уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Шул елдан алып лаеклы ялга чыкканчы мәктәбебездә хезмәт, сызым, рәсем, соңыннан технология фәннәрен укыта. -
Вручение аттестатов об основном общем образовании учащимся 9 класса 27.06.2023

Сегодня 27 июня 2023 состоялась торжественная церемония вручения аттестатов об основном общем образовании учащимся 9 класса.
Девятиклассники получили первый документ об образовании.
Получение аттестата – значимое событие для каждого девятиклассника, ведь аттестат - это не только общая оценка школьных успехов выпускников, но и путевка во взрослую жизнь для многих ребят.
Мы желаем ребятам, покидающим стены родной школы, найти свой правильный путь в жизни, а учащимся, желающим продолжить свое обучение в 10 классе, успешного обучения!
Поздравляем всех выпускников с успешным окончанием основной школы!








