Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422914, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Красный Баран, улица Центральная, дом 40 |
Телефон: | +7(843)-414-00-08 |
E-Mail: | Skbar.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Краснобаранская ООШ" |
Руководитель: | Захаров Михаил Николаевич |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 8 учащихся |
У нас учат: | 8 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Краснобаранская основная общеобразовательная школа» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Красный Баран төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Лагерьның бишенче көне 06.06.2016
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2016
Лагерьның һәр көне план нигезендә үтә. Иртәнге аштан соң , укучылар табигать турында табышмаклар чиштеләр, экология темасына презентацияләр карадылар, "Ал кирәк, гөл кирәк", "Хөйләкәр төлке", "Урын алыш", "СТОП!", "Лапта" уеннары уйнадылар.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2016
Лагерьда көнебез гадәттәгечә иртәнге гимнастикадан башланды.Ашаганнан соң план нигезендә "Дарулар һәм дару үләннәре" темасына әңгәмә үткәрелде. Дару үләннәре җыю нормасы буенча һәр укучыга йөкләмә бирелде. Урамда хәрәкәтле уеннар уйнаганнан соң балалар өйләренә таралыштылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2016
Безнең "Веселыйулей" лагеры үз эшен дәвам итә. Җәйге лагерьнең икенче көнендә отрядларның үзләренә эмблема, отряд визиткасы, речевкалар уйлап чыгару өстендә эшләделәр. Шулай ук "күңелле стартлар" ярышында үзара көч сынаштылар.
-
Исәнме, җәй! Саумы, лагерь! 01.06.2016
Әйе, укулар тәмамланды "Веселый улей" лагере бүген дусларын үзенә җыйды.Беренче көн. Кызыклы да, мавыктыргыч та булырга тиеш ул, лагерь хезмәткәрләре моны яхшы аңлый. Укулардан арырга өлгергән балалар рәхәтләнеп күңел ачты бүген. Алар өчен мәктәбебездә төрле уен-ярышлар оештырылды. Барлык уеннарда актив катнашып, бүләкләр алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.
-
Республиканская акция «Помоги своей школе!» 31.05.2016
В Татарстане стартовала акция "Помоги своей школе!" - "Үз мәктәбеңә булыш!". Сегодня каждый из нас может помочь своей родной школе, в которой получал знания, находил друзей, делал свои первые самостоятельные шаги, а самое главное – искал себя и свой путь в жизни.
Уважаемые друзья, поддержим Республиканскую акцию "Помоги своей школе!". В наших силах создать в школах Республики Татарстан современные условия для обучения и воспитания детей.
Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, и окажите ей помощь. Кто помнит и ценит прошлое, у того есть будущее!
-
"Һәрвакыт булсын кояш!" 31.05.2016
Бүген мәктәбебездә "Һәрвакыт булсын кояш!" дип аталган лозунг астында 2015-2016 нчы уку елын йомгаклау ленейкасы узды. Ел буена "4", "5" ле билгеләренә генә укыган, төрле конкурсларда, ярышларда катнашып урыннар алган укучылар рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Бу чарада шулай ук Зур Алан янгын сүндерү отрядыннан килгән вәкил дә катнашты. Ул да укчыларны уку елы тәмамлану белән котлады һәм каникуллар вакытында саклык чараларын онытмаска өндәде.
-
Соңгы кыңгырау-2016 25.05.2016
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Ак юллар Сезгә!
Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәмебезнең күрке булып саналган 9 нчы сыйныф укучылары мөсткәкыйль тормышка, олы юлга аяк басалар. Йөзләрендәге елмаю, тик шул ук вакытта күз яшьләрен күрү – йөрәкне әрнетә. Һәммәсе дә хәтерлидер, әле кайчан гына алар шушы белем йортына беренче адымнарын ясаганнар иде. Ә бүген алар хәтерләрен яңартып, ихлас күңелдән яраткан укытучыларына рәхмәт әйтеп, җылы сүзләрен, мәхәббәтләрен белдерергә җыелганнар. Күзләреннән күренә: китәселәре килми. Ниндидер сихри көч аларны кире мәктәпкә тартып тора. Балалары өчен төннәрен йокламыйча, янып – көеп, сөенеп яшәгән әти - әниләр дә тоя бу көчне. Бәйрәмне мәктәбебез директоры Михаил Николаевич ачып җибәргәч, сүз 9 нчы сыйныф укучыларына бирелде. Алар чыгышларында мәктәп коллективына эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр. Укучыларны бәйрәм белән котларга районыбыз вәкилләре дә килгән иде. Район ветберләшмә вәкиле Хайбуллин Х.Х. укучыларга чын күңеленнән эчкерсез теләкләрен җиткерде. Чиратта, башка кунаклар да укучыларга якты, өметле киләчәк, ак юллар теләп калдылар.
Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган кешеләр, әлбәттә, укытучылар. Ничә ел буена белем биргән, яхшы тәрбия биреп кеше иткән укытучыларына рәхмәтләре чиксез иде укучыларның. Кичә ахырына якынлашты, соңгы кыңгырау чыңлады, укучылар кыңгырау чыңы астында, соңгы дәрескә керделәр...
Укучылар! Сезне барыбыз исеменнән дә шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәктә озын гомер, иң мөһиме – сәламәтлек, имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, теләгән уку йортларына керүегезне теләп калабыз. Кайда гына булсагыз да, һәрчак кеше булып калыгыз, кеше булып калыгыз!
-
Всероссийская акция по борьбе с ВИЧ – инфекцией 20.05.2016
С 11 по 20 мая 2016 г. в нашей школе прошла всероссийская акция по борьбе с ВИЧ – инфекцией, приуроченной к Всемирному дню памяти жертв СПИДа. Цель акции заключается в том, что учащиеся школы поддерживают всех тех, кто дорожит своей жизнью и жизнью будущих поколений. Данное мероприятие служит делу укрепления организованных усилий по борьбе с пандемией ВИЧ-инфекции и СПИДа, распространяющейся по всем регионам мира. В рамках этой акции были запланированы и проведены следующие мероприятия:
- в 7-8 классах прошел классный час на тему «Что такое СПИД?».
Обучающиеся получили информацию о Всемирном дне памяти жертв СПИДа, о поражении организма вирусом СПИДа, о ВИЧ-инфекции, стадиях болезни СПИДа.
Более подробно классный руководитель остановилась на причинах возникновения СПИДа, путях передачи вируса ВИЧ и способах предохранения от заболевания. А так же организован был организован просмотр мультфильма «Сохрани своё сердце».
В ходе классного часа обучающиеся пришли к выводу, что главным в профилактике данного заболевание является соблюдение нравственных норм и здоровый образ жизни.- в начальных классах прошли беседы «Спорт в борьбе с вредными привычками»;
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре дәвам итә 17.05.2016
Бүген 4 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эше эшләделәр.