• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27
Телефон: +7(843)-412-70-60
E-Mail: Sbtig.ALx@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала"
Руководитель: Сайфутдинова Айсылу Назиповна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 43 учеников и 18 дошкольников
У нас учат: 12 учителей и 2 воспитателя

Новости школы

Котлыйбыз!

Опубликовано: 14.01.2012

40 ел мәктәп директоры

 Сугыштан соңгы еллар. 1947 елның салкын гыйнвар ае. Сәлимҗан абый белән Бәдерхаят апа гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Бала түп- түгәрәк, сау-сәламәт була. Малай дөньяга килгәнлеген раслап, аваз сала. Улына Сәлимҗан абзый, нәселебез кимемәсен, нык, таза булсын дип,   Нургазиз исеме  куша. Яшьтән үк кул арасына керә малай. Мәктәптә тырышып укыган егет Казан Дәүләт педагогия институтында физика-математика укытучысы белгечлеге  ала. Аннары Ватан алдында изге бурычын үтәргә армия сафларына китә. Ә аннан эшне сагынып кайта: 2 көн ял иткәч, солдат киемен дә салып тормыйча, район мәгариф бүлегенә эш белешергә китә. Биредә аны Брехова Ираида Павловна каршы ала һәм Зур Тигәнәле мәктәбенә эшкә билгели. Һәм 40 ел Нургазиз абый әлеге мәктәпнең директоры һәм физика укытучысы булып эшли. Мәктәп һәм укытучылар  өчен кышка утын әзерләү, яңа мәктәп төзетү, аның  түбәсен алыштырып яптыру һәм башка зур эшләрнең башында торды ул. Физика буенча дәресләр генә түгел, матур-матур кичәләр дә балалар күңелендә  тирән эз калдыргандыр, мөгаен. Билгеле, 40 ел мәктәп җитәкчесе булып эшләү маңгайларга тирән буразналарны шактый мулдан салган. Әмма ул үкенерлек итеп яшәмәде: матур итеп гаилә корды, уңышлы итеп эшләде, ике кыз үстерде, алар тормышта үз урыннарын тапты, инде 3 оныгы куандыра. Җырдагыча “карчыгым да янымда, пенсиям дә җитәрлек” дип әйтергә дә мөмкин.



К списку новостей