Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Новости школы
"Татарча диктант-2026"
Опубликовано: 25.04.2026
Бүген мәктәбебездә унберенче тапкыр "Татарча диктант-2026"бөтендөнья мәгариф акциясе узды. Нәкъ менә быел Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге мәдәни-агарту проекты унберенче мәртәбә кунакларын каршы ала. 2026 елны рәсми рәвештә Габдулла Тукай елы дип танылу сәбәпле, оештыручылар диктант эчтәлеген аеруча символлы итәргә булганнар. Катнашучыларыбыз башта «Туган тел» шигырен, аннары бөек шагыйрьнең чәчмә мирасыннан алынган 172 сүздән торган "Бәхет" текстын яздылар.
Үз чиратында Акция татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә.Тукай — ул безнең горурлыгыбыз, милләтебезнең йөзек кашы. Аның әсәрләре һәрвакыт актуаль, алар безне әдәпкә, тырышлыкка һәм туган телебезне яратырга өйрәтә
Текстны туган тел һәм әдәбияты укытучысы Илсөя Ринат кызы әйтеп яздырды. «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе дип аталса да, иң беренче чиратта, ул – берләштерү факторы. Бу – төрле төбәкләрдә, Татарстанда татар бәйрәме буларак кабул ителә торган акция.
К списку новостей




















