Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Новости школы
Өлкән укытучылар белән очрашу
Опубликовано: 26.10.2010Мәктәптә Укытучылар елына багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмгә күп еллар буе мәктәптә эшләп, зур дәрәҗәләргә ирешкән һәм барысы белән дә хөрмәт ителүче өлкән укытучылар чакырылды. Бәйрәмне профсюз җитәкчесе Фәния Асхатовна һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Камиловна котлау сүзләре белән башлап җибәрделәр. Алар өлкән укытучыларны Укытучылар елы белән тәбрик иттеләр. Аларга исәнлек-саулык, күтәренке рух белән якыннарының, балаларының, укучыларының җылы карашын тоеп яшәүләрен теләделәр. Укытучылар елы бар тик шатлык, куанычлар гына китерсен.
Аннан соң, хөрмәтле укытучыларыбыз укучылар көче белән әзерләнгән Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" дип аталган әкият-тамашасын карадылар. Ветеран укытучыбыз Даһия Нәби кызы укучыларга һәм укытучылар коллективына рәхмәт сүзләре әйтте. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Укытучыларыбыз бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
К списку новостей