Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 46 учеников и 17 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"Замечательный вожатый" конкурсы 21.05.2011

19-20 майда Казанда "Иң яхшы вожатый" дип аталган республикакүләм конкурс булып узды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Сибатова Алсу катнашты һәм "Самый яркий вожатый" номинациясендә җиңү яулады. Алсуга һәм җитәкчесе Гөлфия Нургаен кызына алда да уңышлар телибез.
-
Республикакүләм чит ил җыры конкурсы 17.05.2011

2011 елның 17 маенда ИЭУП бинасында "Music Battle-2011" исемле республика чит ил җыры конкурсы булып үтте. Конкурста 8 класс укучылары Сәйфетдинова Энҗе белән Халилов Рәфис “Die Sonne”җыры белән катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Алда да укучылар сезгә һәм җитәкчегез Фәния Әхәт кызына уңышлар телибез.
-
Экология айлыгы 13.05.2011

Безнең укучылар авылны яшелләндерүдә катнаша.
-
9 май - Җиңү көне
09.05.2011
9 май көнне һәйкәл янында митинг булып узды. 5-8 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән бәйрәм Бөек Җиңүнең 66 ел уңаеннан тыл фидакарьләренең һәм сугыш ветераннарының батырлыгына багышланды.
1941-1945 еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 миллион ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерьларында газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәренә Бөек Җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк.
-
Мини- марафон 09.05.2011

Безнең мәктәптән Бөек Җиңүнең 66 ел тулу уңаеннан мини - марафонда 6 сыйныф укучысы Каримов Рәфис, 9 сыйныф укучылары - Вальщиков Салават һәм Фаракшин Ильназ катнаштылар. Каримов Рәфис 2 километр ераклыкка йөгереп, 2 урынны яулап кайтты.
-
Җиңел атлетика эстафетасы 09.05.2011

Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган, Алексеевск муниципаль районының оешмалары һәм предприятияләре арасында III Спартакиада кысаларында уздырылган җиңел атлетика эстафетасында 4 укытучы катнашты: Байрамова Ф.К., Галимов И.Н., Халилова Ф.З, Яруллин И.Н.
-
Әлифба бәйрәме 04.05.2011

Бүген 1 сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме булып узды. Укучылар әти-әниләренә укый-яза белүләрен һәм башка күп төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм слайд-шоу белән кызыклы итеп оештырылган иде. Римма Дамир кызына һәм укучыларга уңышлар телибез.
-
Җир көне 03.05.2011

Җир көне уңаеннан 6 сыйныф укучылары урманга экологик экскурсиягә бардылар.
-
Педагог-организаторлар семинары 30.04.2011

29 апрель көнне мәктәбебездә педагог-организаторлар семинары узды. Семинар "Сугыш юллары буйлап" дигән тема астында Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел уңаеннан тыл фидакарьләренең һәм сугыш ветераннарының батырлыгына багышланган иде. Семинар башыннан ахырына кадәр слайд-шоу белән үрелеп барды. Семинарда катнашучылар эшне югары бәяләделәр.
-
Туган көн белән котлыйбыз! 28.04.2011

Фәния Әсхать кызы!
50 яшьне узам димә,
Син яшьлектән әле китмәгән.
Үтеп барган еллар йөзләреңә
Тирән буразналар сызмаган.
***
Буй-сының да артык үзгәрмәгән,
Күзләреңдә шул ук очкыннар.
Табигатең синең һаман да яшь,
Әйтерсең лә синдә тылсым бар.
***
Сабыр гына атлап кердең,
5 ун булган алтын көзеңә.
Саулык, бәхет янәшәңдә булып,
Җитсәң иде олуг йөзеңә.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.




















