Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228
-
Җиңел атлетика эстафетасы 09.05.2011

Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган, Алексеевск муниципаль районының оешмалары һәм предприятияләре арасында III Спартакиада кысаларында уздырылган җиңел атлетика эстафетасында 4 укытучы катнашты: Байрамова Ф.К., Галимов И.Н., Халилова Ф.З, Яруллин И.Н.
-
Әлифба бәйрәме 04.05.2011

Бүген 1 сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме булып узды. Укучылар әти-әниләренә укый-яза белүләрен һәм башка күп төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм слайд-шоу белән кызыклы итеп оештырылган иде. Римма Дамир кызына һәм укучыларга уңышлар телибез.
-
Җир көне 03.05.2011

Җир көне уңаеннан 6 сыйныф укучылары урманга экологик экскурсиягә бардылар.
-
Педагог-организаторлар семинары 30.04.2011

29 апрель көнне мәктәбебездә педагог-организаторлар семинары узды. Семинар "Сугыш юллары буйлап" дигән тема астында Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел уңаеннан тыл фидакарьләренең һәм сугыш ветераннарының батырлыгына багышланган иде. Семинар башыннан ахырына кадәр слайд-шоу белән үрелеп барды. Семинарда катнашучылар эшне югары бәяләделәр.
-
Туган көн белән котлыйбыз! 28.04.2011

Фәния Әсхать кызы!
50 яшьне узам димә,
Син яшьлектән әле китмәгән.
Үтеп барган еллар йөзләреңә
Тирән буразналар сызмаган.
***
Буй-сының да артык үзгәрмәгән,
Күзләреңдә шул ук очкыннар.
Табигатең синең һаман да яшь,
Әйтерсең лә синдә тылсым бар.
***
Сабыр гына атлап кердең,
5 ун булган алтын көзеңә.
Саулык, бәхет янәшәңдә булып,
Җитсәң иде олуг йөзеңә.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы. -
День охраны труда 28.04.2011

Дорогие коллеги!
От всей души поздравляем Вас 28 апреля с Международным днем охраны труда!
Желаем здоровья, счастья, благополучия.
Благодарим за сотрудничество и взаимопонимание. Берегите себя и своих близких .
Пускай всегда счастливым будет тот,Кто труд - своею жизнью зовѐт!
Кто, не жалея времени и сил,
Преображает этот сложный мир!
-
Шашка ярышы 25.04.2011

15 апрельдә район үзәгендә шашка ярышларында 9 сыйныф укучысы Вальщиков Салават 1 урын яулап, 23 апрельдә Казанга район данын якларга барды. Салават сиңа уңышлар телибез.
-
I V Нобелевские надежды КГТУ
25.04.2011
Ученики 8 го класса Байрамов Айбулат, Халилов Рафис и Хаметшина Зухра представили научные работы и были приглашены в КГТУ для участия в IV республиканском конкурсе творческих работ "Нобелевские надежды-2011", посвященном Международному году Химии. Руководитетели-учитель химии-Гизатова Суфия Камиловна и учитель биологии-Хаметшин Марат Зиннурович. Учителям и учащимся и в дальнейшем желаем творческих успехов!
-
Мәктәбебез йолдызы 23.04.2011

Башкалабызда 18 апрельдән 21 апрельгә кадәр "Йолдызлык" фестивале узды. Бу фестивальдә безнең мәктәптән 4 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат та катнашты. Ул бар көчен, вакытын кызганмыйча әзерләнде. Әзерләнүенең нәтиҗәсе дә бар. Рифатыбыз конферанс номинациясендә катнашып, дипломант булды. Рифат без синең белән горурланабыз. Сиңа алда да уңышлар телибез.
-
Туган көн белән котлыйбыз 18.04.2011

Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бәйрәмова Фәридә Камил кызын туган көне белән котлыйбыз!
Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, эшендә һәм тормышында зур уңышлар теләп калабыз!




















