Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Сабантуй яңалыклары
16.06.2011
12 июньдә районда узган Сабантуй бәйрәме төрле спорт ярышлары үткәрү белән истә калды. Бәйрәм кунакларны салкын көн белән каршы алды. Шуңа да карамастан милли көрәш буенча ярышлар гадәттәгечә узды...
-
Балаларны яклау көне
01.06.2011
Җәйнең беренче көнендә безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Мустафин Рәсил һәм 10 сыйныф укучысы Зайнуллина Алинә - малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Балаларны яклау көненә багышланган район беренчелегендә катнашып, Алинә бишенче һәм Рәсил икенче урынны алып кайттылар. Рәсил акчалата бүләк, Алексеевск спорт мәктәбенең грамотасы һәм бадминтон буенча Федерациянең исемле ракеткасы белән бүләкләнде. Сезгә чын күңелдән унышлар телибез.
-
Выпускной в 4 классе. 30.05.2011
Да, друзья, четыре года
Незаметно пронеслись:
Были они лишь первоклашки,
А теперь вот подросли.
-
Химия елында экскурсияләр 28.05.2011
28 майда 7 сыйныф укучылары А.Е. Арбузовның музей-йортына экскурсиягә бардылар.
-
Экскурсия 27.05.2011
27 майда 6,8 сыйныф укучылары Тукай-Кырлай музеенда булып кайттылар.
-
Химия елында экскурсияләр 27.05.2011
Химия елы уңаеннан 27 майда 10 сыйныф укучылары А.М.Бутлеровның каберлегенә һәм Биләр музеена бардылар.
-
Укучылар уңышы 25.05.2011
Бүләк алу һәрвакытта күңелле һәм дулкынландыргыч. Бигрәк тә бүләккә лаек булган очракта. Быел безнең укучыларыбыз район, республика һәм россиякүләм конкурсларда бик актив катнаштылар. Катнашулары нәтиҗәле. Мәктәп директоры җиңүчеләрне тантаналы рәвештә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә котлады. Алар яулаган призлы урыннарны һәм укучыларның исем, фамилияләрен санап чыгу мөмкин түгел. Алар бездә бик күп...
-
"Һәр укытучыга ноутбук" 25.05.2011
Моннан бер ел элек Татарстан Республикасында Укытучы елы кысаларында моңарчы тиңнәр булмаган, амбиоз "Укытучы елында - һәр укытучыга ноутбук" дигән проект старт алган иде. Аңлашыла ки, проект буенча республика мәктәпләрендә эшләүче һәр укытучыга ноутбук бирелергә тиеш.
Бүгенге көн шартларында яңа технологияләр, мәгълүматлаштыру чараларын кулланмыйча гына мөгаллим үз өстенә йөкләгән бурычларны тиешенчә үти алмый, дип саный Хөкүмәт башлыгы. "Без шуны аңларга тиеш: компьютер сыйныфлары булу гына җитми, эш инструменты буларак һәр укытучыда шәхси ноутбук та булырга тиеш. Быелдан әлеге программаны тормышка ашыру эшен башлыйбыз ",- дип ассызыклаган иде Рөстәм Миннеханов.
Президентыбыз сүзендә торды. Безнең мәктәп укытучыларына да һәрберсенә ноутбук кайтты. Мәктәп директоры тантаналы рәвештә укытучыларга ноутбук тапшырды.
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2011
24 майда мәктәптә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы юлга атлаучы егет һәм кызларның алдагы көннәренең гаҗәеп матур да, тыңгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы кыңгырау чыңы чыгарылыш укучыларының кадерле укытучылары белән хушлашу авазы.
Бүген, Зур Тигәнәле урта мәктәбендә соңгы кыңгырау 7 укучы өчен соңгы тапкыр шалтырады, 11 ел тырышып белем нигезләрен үзләштергәннән соң, 7 укучы мәктәптән китә. Чыгарылыш сыйныф укучыларына алда уңышлар телибез. Кем генә булсагыз да, кеше булып калыгыз!
-
"Зирәк тиен" конкурсы 23.05.2011
5 сыйныф укучысы Ахметзянов Алмаз Салаватович "Зирәк тиен" Бөтенроссия уен-бәйгесендә татар мәктәпләрендә укучы балалар арасында III урынга лаек булды. Алмазыбыз Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Диплом һәм кыйммәтле бүләк - портфель белән бүләкләнде. Афәрин, Алмаз! Сиңа алда да уңышлар телибез.