Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Көрәш
05.12.2011
1 декабрьдә Биләрдә ОАО "КВ - Агро" призына билбау көрәше булып узды. Безнең мәктәптән укучылар актив катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар. Алар:
- Халилов Рүзәл, 9 сыйныф укучысы - 1 урын;
- Зарипов Алмаз, 8 сыйныф укучысы - 2 урын;
- Кадиров Нияз, 9 сыйныф укучысы - 3 урын;
- Насретдинов Рөстәм, 10 сыйныф укучысы - 3 урын. Егетләр афәрин! Уңышлар сезгә!
-
Бадминтон 05.12.2011
3 декабрьдә 4 сыйныф укучысы Мустафин Рифат Татарстан Республикасы үткәргән бадминтон ярышы буенча финал лигасына барды. Ул аннан җиңү белән кайтты. Рифатыбыз 10 яшьлекләр арасында 3 урынга лаек булды. Алда да сиңа уңышлар телибез!
-
Әниләр бәйрәме 03.12.2011
1 сыйныфта 3 бөртек кыз булуга карамастан бәйрәм бик күңелле узды. Алар җырлап, биеп, шигырь сөйләп әниләренә зур бәйрәм күрсәттеләр.
-
5 сыйныфлар 03.12.2011
5 сыйныфның җитәкчесе Шәмсетдинова Роза Мансур кызы. Укучылар яңа укытучыларга һәм сыйныф җитәкчесенә бик тиз ияләштеләр. Сыйныф җитәкчесе аларны шул арада туплап, 28 ноябрьдә "Әниләр көне"нә багышланган чара уздырды. Бәйрәм оешкан төстә, күңелле узды.
-
"Әниемнең җылы кочагы" 03.12.2011
29 ноябрьдә 2-3 сыйныф укучылары әниләрен бәйрәмгә чакырдылар. Алар өчен бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләделәр. Бәйрәм барышында үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.
-
4 нче сыйныфлар
26.11.2011
4 нче сыйныфта бүген бәйрәм. Укучылар кадерле әниләрен "Аналар көне" белән котлап, үзләре ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр, берсеннән-берсе матур җырлар җырладылар, шигырь сөйләделәр.
Әниләр сыйныф җитәкчесе Ләйсән Хәниф кызына һәм укучыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
Сыйныфларда ата-аналар җыелышы 25.11.2011
Әти-әниләргә электрон дневниклар турында мәгълүмат бирелде.
-
Котлыйбыз! 25.11.2011
Җир йөзендә иң матур сүз - Әни. Ул һәркем әйтә торган тәүге сүз һәм дөньядагы барлык телләрдә дә бердәй яңгырый.
Аналарның канатлары кайрылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылмасын! Изге бәйрәм уңаеннан барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез.
Изге бәйрәмегез белән!
-
"Казан утлары" бездә кунакта 15.11.2011
-
Спорт яңалыклары 15.11.2011
12 ноябрьдә укучыларыбыз "Алга" колхозы үткәргән татарча көрәшкә бардылар. Монда да безнең укучыларыбыз сынатмады. "Көрәш" командасы, җитәкчеләре Яруллин Илнар Наил улы, "Алга" колхозы призына үткәрелгән татарча көрәштә 2 нче урынны яуладылар. Афәрин егетләр! Алда да уңышлар сезгә.