Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Без утырткан гөлләр .
15.06.2016
Без утырткан гөлләр бакчабызда шау чәчәккә күмелгән.
-
Лагерь яңалыклары.
14.06.2016
Бүген тәрбиячеләр балалар белән "Экскурсиядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" исемле әңгәмә үткәрделәр.
-
Күңелле балачак.
13.06.2016
Бүген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Күңелле балачак " дип исемләнгән асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Барлык балалар да конкурста актив катнаштылар. Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.
-
Россия көне.
11.06.2016
12 июнь – Россия көне уңаеннан тәрбиячеләр балалар белән “Бу нинди бәйрәм?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Лагерьда ял итүче балаларга әлеге бәйрәм хакында кызыклы мәгълүмат бирелде. Россия көне турында тулырак язылган мәкаләләрдән өзекләр укыдылар, балаларда туган сорауларга төгәл җавап бирделәр. Соңыннан балалар өчен “Күңелле стартлар” дип исемләнгән уен оештырдылар. Балалар әлеге уенда төрле спорт ярышларында катнашып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Пушкин иҗаты буйлап.
06.06.2016
А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан бүген мәктәп яны лагерендә тәрбиячеләр балалар белән "Пушкин иҗаты буйлап" дигән виртуаль экскурсия оештырдылар. Соңыннан балалар Пкушкин әкиятләре буенча кроссворд чиштеләр, иллюстрация буенча әкиятнең исемен атадылар һәм өзекнең нинди әкияттән икәнен әйттеләр. Барлык балалар да актив булдылар.
-
Лагерь яңалыклары.
03.06.2016
Бүген лагерьдә төшке аштан соң шашка , шахмат ярышлары үткәрелде.
-
Әдәби викторина "Әкият геройлары".
03.06.2016
Бүген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Әкият геройлары" исеме астында әдәби викторина уздырылды. Балалар, викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Алар үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Балаларны яклау көне.
01.06.2016
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. 1 июнь – Балаларны яклау көне, каникуллар башланган һәм мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренең ачылган көне. Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да без, өлкәннәрнең кайгыртуы сорала. Шул уңайдан бүген лагерьдә тәрбиячеләр асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Рәсемнәр төрле һәм бик матур килеп чыкты. Ямьле җәй айлары файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен дигән теләктә каласы килә. Барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм бәрәкәт телибез.
-
Мәктәп яны лагеренең ачылуы.
01.06.2016
Менә ниһаять, куптән зарыгып көтеп алынган тантаналы көн дә килеп җитте. Бу көн - мәктәп яны җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагеренең тантаналы рәвештә ачылу көне. Әйе, чыннан да, бу көн безнең барыбызның да күңелләрендә мәңге сакланыр, истә калыр. Көндәгечә, балалар лагерьга шат күңел, күтәренке кәеф белән җыела башладылар.
-
Котлыйбыз!
31.05.2016
5 ле билгеләренә укучы укучыларыбыз-Вазыйхов Д, Халилова К, Шәмсетдинова К. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телибез.Котлыйбыз! Афәрин!