Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Сау бул , Лагерь!
25.06.2016
Бүген көнебез һәрвакыттагыча башланды: гимнастика, инструктаж, иртәнге аш... Барысы да лагерьнең эш планы буенча. Тик шулай да нигәдер бераз моңсуырак , чөнки бүген лагерьнең соңгы көне. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте.
"Без ялыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. 21 көн буена безнең өчен төрле чаралар, бәйгеләр, викториналар, экскурсияләр һәм спорт уеннары оештырган апаларга , тәмле ризыклар белән сыйлаган пешекче апаларга, мәктәп директоры һәм лагерь эшчәнлеген оештыруда өлеше тигән һәркемгә бик зур Рәхмәт. Сау бул Лагерь!" - барлык балалар исеменнән шундый матур рәхмәт сүзләре җиткерде Зарипова Г.
Шулай итеп без мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерен исән - имин тәмамладык.
Илләребез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын! Сау бул лагерь!
-
Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре.
24.06.2016
Бүген тәрбиячеләр мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренә йөрүче балалар белән "Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре" турында әңгәмә уздырдылар. Җәй көннәрен кайда гына үткәрсәгез дә, бу кагыйдәләрне беркайчан да истән чыгармаска өндәделәр. Ахырдан "Безопасный отдых на водоемах" исемле өйрәтүче-видео карадылар. Тәрбиячеләр балаларны кызыксындырган һәрбер сорауга җавап бирделәр.
-
Гаҗәеп букет.
23.06.2016
Бүген лагерьда балалар болын чәчәкләреннән бик матур "Гаҗәеп букет " исемле композиция ясадылар.
-
"Йолдызлар яңгыры"
23.06.2016
Буген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Йолдызлар яңгыры" исемле концерт оештырылды. Концерт җыр - биюләр, шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды. Концертта барлык балалар да бик актив булдылар, теләп катнаштылар.
-
Хәтер һәм кайгы көне.
22.06.2016
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәтер һәм кайгы көне. Истәме ул, онытылмаганмы? Олыларның үзәген өзгән бу көнне яшь буын искә аламы, беләләрме алар аны?
Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара. Шул уңайдан бүген лагерьда балалар игътибарына Бөек Ватан сугышын чагылдырган "Пятерка отважных" исемле нәфис фильм тәкъдим ителде. Тәрбиячеләр ачы язмышның бар авырлыгын күтәргән сугыш чоры балалары хакында да сөйләп үттеләр. Сугыш чоры балалары - герой - пионерларның каһарманлыклары тарихка мәңгелек кереп калды. Олылыр белән берлектә Ватанны саклауга күтәрелгән бу балаларның күбесе җиңүне күрә алмады....
Барысы да истә... Йөрәкләрнең түрендә бу көн. Гел сыкрап, тыныч көннәрнең, гомернең кадерен белеп яшәргә өйрәтә. Кабат сугышлар булмасын! Дөньялар тыныч булсын!
-
"Сәламәт бул! Бие!"
21.06.2016
Бүген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә " Сәламәт бул! Бие!" исеме астында флешмоб үткәрелде.
-
Сугыш чоры баласы белән очрашу.
21.06.2016
Бүген безнең балалар бакчасында "Сугыш чоры баласы " дип исемләнгән очрашу булып узды. Бу очрашуга авылыбызның ак әбисе Шәмсенаһар әбине чакырдык. Шәмсенаһар әби биш вакыт намазын укып , ходайдан илгә, көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә. Авыл халкы әбине хөрмәт итәләр, яраталар.
Ак әбиебез балаларга үзенең бала чактагы хатирәләре турында сөйләп үтте. Үсмер вакытларын , авыр елларны искә төшерде. "Балакайлар! Сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күргән. Сез хәзерге тормышның кадерен белегез,тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз. Дөньялар тыныч булсын, беркайчан да сугышлар булмасын"- дип матур, изге теләкләр теләп безнең белән саубуллашты. Очрашу күңелле үтте.
-
Бездә Сабантуй.
20.06.2016
Лагерь ябылырга санаулы көннәр калып бара. Балалар табигатькә, туган як музеена экскурсиягә чыгалар. Саф һавада оештырылган төрле уеннарда бик теләп катнашалар. Бүген тәрбиячеләр "Сабантуй" бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Лагерь яңалыклары.
18.06.2016
Балалар лагерьда булган буш вакытта китаплар белән кызыксыналар.
-
Туган як музеена экскурсия.
17.06.2016
Бүген лагерьга йөрүче балаларны тәрбиячеләр С.Баттал исемендәге туган як музеена экскурсиягә алып бардылар. Музей җитәкчесе Зарипова Лилия балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, музейдагы экспонатлар турында аңлаешлы, һәм эчтәлекле итеп сөйләде. Балаларга музей бик ошады.