Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Алексеевского муниципального района Республики Татарстан»\Муниципаль казна учреждениесе «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге»
Визитная карточка
Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Казакова, д.9б |
Телефон: | Приемная: 8(84341)2-47-49; Начальник:2-39-43 |
E-Mail: | Roo.Alx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Рыдаев Вячеслав Юрьевич |
Год основания учреждения: | 2014 |
Новости МКУ "Отдел образования Алексеевского муниципального района РТ"
Милли мәктәпләр арасында «Тамчы шоу» интеллектуаль уены
Опубликовано: 27.02.2021Муниципаль социаль-мәдәни проектны тормышка ашыру кысаларында, мәгариф үзәгендә Габдулла Баттал исемендәге Олы Тигәнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә 26 февраль көнне районның милли мәктәпләре арасында «Тамчы шоу» интеллектуаль уены үткәрелде. Чараның тантаналы ачылышында һәр мәктәп милли киемнәрдәге матур сәнгать номерын тәкъдим итте. Уенны оештыручылар (мәгариф бүлеге) укучылар өчен Татарстанның тарих,мәдәният,әдәбият һәм музыка фактларын белү буенча сораулар һәм биремнәр әзерләделәр . Уен барышында командалар үзләрен татар халык мәкальләрен, табышмакларын белүләрен тикшерделәр. Барлык командалар да яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча
► I урынны Красный Баран мәктәбе командасы,
► II урынны Урманасты Шынталысы мәктәбе яулады,
► III урын-Зур Тигәнәле мәктәбе. Калган командалар катнашучылар сертификатлары белән бүләкләнде.
Уен тел традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, мәктәп коллективларын берләштерүгә, мәктәп укучыларының күзаллауларын киңәйтүгә һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итте.
К списку новостей