Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Чаңгы ярышы 24.02.2016

23 февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы булып узды. Төп максат - спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү. Югары Яхшый мәктәбеннән укытучылар да бик теләп катнаштылар.
-
Физик ут 24.02.2016

18 февраль көнне Актанышның Иске Сәфәр төп гомуми мәктәбе базасында "Физик ут" физикадан мәсьәләләр чишү район конкурсы узды. Югары Яхшый мәктәбеннән Хөрмәтуллина Айзилә, Хөсәенова Розалия, Зиннәтуллина Назлыгөл катнашты.
-
Биатлон 20.02.2016

19 февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында биатлон ярышлары узды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган, хәрби-кулланма спорт ярышларында Югары Яхшый мәктәбеннән Шәрифуллин Нәфис һәм Исламов Фәнзил катнашты.
-
"Аҗаган" 19.02.2016

Оборона-масса айлыгы уңаеннан мәктәбебездә чаралар дәвам итә. 18 февраль көнне "Аҗаган" спорт уены узды. Укучылар саф һавада төрле сынаулар узды: мина кыры, эстафета, каршылыклар аша узу, флаг алу. Ярышта "Летчики" командасы җиңү яулады.
-
Мәктәпкүләм кичә. 19.02.2016

15 февраль –Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп , бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек. 18 февраль көнне тарих укытучысы Нәбиева Гөлнара Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарулыга 27 ел тулу уңаеннан мәктәпкүләм кичә уздырды. Кичә барышында укучылар әфганчы якташларыбыз белән таныштылар. Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз искә алынды.
-
Рәсем конкурсы 17.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы үтте. Иң матур рәсемнәргә урыннар чыгарылачак.
-
Батырлык дәресләре. 17.02.2016

Оборона-масса эшләре айлыгы кысаларында мәктәптә барлык сыйныфларда да Батырлык дәресләре уздырылды.Максат: “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату.Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру.
-
Мәктәп формаларын тикшерү. 17.02.2016

Һәр көн саен мәктәптә балаларның мәктәп формасы тикшерелә..Форма укучыны тәртипкә, пөхтәлеккә, җавапчанлыкка өйрәтә.
-
Иртәнге гимнастика. 17.02.2016

Һәр көнне мәктәптә иртәнге гимнастика бик күңелле уза.
-
Инглиз теле атналыгы. 17.02.2016

Инглиз теле атналыгы уңаеннан З.И.Нуриәхметова 7 сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.









