Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
"Елабужский Парнас" 09.04.2016

3 нче сыйныф укучысы Солтанова Нәзилә " Тикшеренү эшләре" секциясендә 2 нче урын алды. Укытучысы Шайхуллина С.Р. җиңүче әзерләгән өчен Диплом белән бүләкләнде. Ә 1 нче сыйныф укучысы Сибатов Айнур "Нәфис сүз" номинациясендә Дипломант булды. Җитәкчесе Сибатова Р.Р. "Методик шкатулка " номинациясендә география укытучысы Р.Р.Сибатова лауреат дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Туган көнегез белән! 08.04.2016
Хөрмәтле хезмәттәшебез, Светлана Рифовна!Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.Көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне, эшегездә зур уңышлар телибез. -
"Күңелләрдә мәңге яши" 07.04.2016

Г.Тукайның юбилеей көнен каршылап мәктәптә чаралар уза. Шул уңайдан китапханәдә "Күңелләрдә мәңге яши" дигән китап күргәзмзсе оештырылды. Китапханәче Л.Т.Сайфуллина укучыларны китап эчтәлеге белән таныштыра һәм укырга тәкъдим итә.
-
"Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесенә әзерлек
07.04.2016
Башлангыч сыйныф укучылары "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесенә әзерлек эшләрен башладылар.
-
"Яңгыравык шигырь тамчылары" 07.04.2016

1 нче сыйныф укучысы Сибатов Айнур Арчада уздырылган республикакүләм "Яңгыравык шигырь тамчылары" конкурсында уңышлы катнашып, фән министрлыгының шаһадәтнамәсенә ия булды.Җитәкчеләре: Р.Р.Сибатова, С.Р. Шайхуллина.Котлыйбыз!
-
Җәмгыять белеме укытучысы Нәбиева Гөлнара Флүн кызы ачык дәрес уздырды 06.04.2016

<span pt="" sans',="" sans-serif;="" font-size:="" 14px;="" line-height:="" 18px;"="">Дәреснең темасы “Россия- минем Ватаным”. Гөлнара Флүн кызы дәрестә традицион алымнар белән бергә яңа технологияләр дә кулланды. Группаларда һәм индивидуаль эш оештырылды. Методик берләшмә членнары дәресне уңай бәяләделәр.
-
Зона ярышы 06.04.2016

Егетләр арасында барган бу ярышта Яхшый командасы Байсар командасы белән көч сынашты. Югары Яхшый мәктәбе егетләре 16 :5 исәбе белән 1 урын алды. Тренер Шайхуллин Расих Рафис улы
-
Көрәш нәтиҗәләре 04.04.2016

Район хакимияте башлыгы призына ике көн барган татар-башкорт көрәшенең нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәптән Исламов Фәнзил 3 урын алды! Котлыйбыз!
-
Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция 04.04.2016

Югары Яхшый мәктәбенең география укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциядә катнашты.Темасы” “Развитие творческого потенциала личности в процессе обучения естественно- географических дисциплин в школе и ВУЗе; предметный и метапредметный подход”. Сертификатларны кафедра мөдире И.Т.Гайсин һәм КФУ доценты Г.С. Самигуллина тапшырды.
-
Югары Яхшый мәктәбенең “Дуслык” балалар оешмасы эше. 04.04.2016

Югары Яхшый мәктәбе “Дуслык” балалар оешмасының Тимурчылык отрядлары даими өлкәннәргә ярдәмгә бара. Бүген алар тыл ветераннары турында мәгълүмат җыю белән мәшгуль. Кайбер ветераннарыбыз бүгенге көндә авылда яшәмәгәнлектән, әйдәманнар күршеләренә, танышларына кереп информация җыялар. Киләчәктә барлык эшләрне туплап, альбом эшләү бурычы тора.









