Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
“Безнең кадерле ветеран ” 16.03.2016

Югары Яхшый мәктәбенең 3 нче класс укучысы Солтанова Нәзилә һәм 1 класс укучысы Сибатов Айнур “Безнең кадерле ветеран ” конкурсында катнашып призлы урыннар яуладылар. Айнур “Рәсем” номинациясендә (1 урын), ә Нәзилә “Чигелгән картина” номинациясендә (3урын) уңышка ирештеләр. Җитәкчеләре -Шайхуллина С.Р. һәм Сибатова Р.Р. Алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.
-
Математик регата 16.03.2016

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 15 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды. Регатада мәктәбебездән 3 укучы катнашты.
-
Кышкы сезонны ябу. 14.03.2016

Кышкы сезонны ябу буенча район күләмендә укучылар арасында чаңгы ярышы үткәрелде.Безнең мәктәп укучыларыда ярышта катнаштылар.
-
Геология фәненнән конкурс. 14.03.2016

Югары Яхшый мәктәбенең 8 нче класс укучысы Мансурова Ландыш геологиядән уздырылган районкүләм конкурста, “Минералогик агрегат”номинациясендә , ә 5 нче класс укучысы Карамова Эльвира«Палеонтологик объект» номинациясендә 2 нче урын алдылар. Җитәкчеләре: Сибатова Р.Р
-
"Кошларым-кошкайларым" 14.03.2016

Мәктәбебездә география-биология атналыгына әзерлек эшләре башланды. "Иң яхшы кош оясы" бәйгесе игълан ителде. "Кошларым- кошкайларым" дип аталган күргәзмә ясалды. Анда укучылар үзләренең кәгазъдән һәм җепләрдән ясалган кошларын урнаштырдылар. Күргәзмә искиткеч чыкты!
-
Конференция материалларыннан җыентык чыгарылды 14.03.2016

Конференциядә укытучы Зигангирова Зарима Әзһәм кызы катнашты һәм чыгыш ясады. Конференция материалларыннан җыентык чыгарылды.З.А.Зигангирова Диплом белән бүләкләнде.
-
Контроль эшләр 14.03.2016

3 чирек йомгаклары буенча барлык классларда да фәннәр буенча контроль эшләр үткәрелә.
-
Атналык отчет.
14.03.2016
Бүген мәктәптә "линейка" узды. Шефлык отрядлары эшләгән эшләре белән таныштырды. Узган атнага дежур укучылар анализ ясады. Кимчелекләрне атадылар. Шулай ук мәктәп директоры Л.Ф.Хабирова төрле бәйгеләрдә җиңеп кайткан укучыларны бүләкләде. Шулай ук физкультура укытучысы Р.Р.Шайхуллин спорт алдынгыларын котлап китте.
-
Газетада мәкалә. 10.03.2016

8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Розалияның "Озын толым" бәйгесенә җибәрелгән язмасы һәм фотосы "Акчарлак" газетасында бастырылды. Розалияга алдагы этапларда да уңышлар телибез!
-
Югары Яхшый мәктәбе коллективы лаеклы ялдагы укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне 8 Март бәйрәме белән котлады 10.03.2016

Югары Яхшый мәктәбе коллективы лаеклы ялдагы укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне 8 Март бәйрәме белән котлады.Аларга истәлек бүләкләре тапшырдылар. Өлкәннәребез үз чиратында, рәхмәтләрен җиткерделәр.









