Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Пучы мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәште 21.10.2016

2016 нчы елның 19 нчы октябрь көнендә Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар темасы астында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының ведомствоара семинар –практикумы булып узды. Бу эшлекле семинар-практикумда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, психологлар, социаль педагоглар, ведомство вәкилләре, районыбыз методистлары катнаштылар.
-
20 октябрь- язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь. 20.10.2016

Югары Яхшый мәктәбендә китап укучылар конференциясе узды. Бу чара, бүген 60 яшен бәйрәм итүче Нәбирә Гыйматдинова иҗатына багышланды.
Китапханәче Сәйфуллина Л.Т. авторның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Татар теле укытучысы З.Ә.Зигангирова Н.Гыйматдинованың иҗатын презентациядә чагылдырды. Педагог-оештыручы Г.Ә.Ахмадеева интеллектуаль уен уздырды. Укучылар актив катнаштылар
-
“Математик карусель” 19.10.2016

Бүген, ягъни 19 нчы октябрь көнне Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге планы нигезендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында “Математик карусель” үтте. Өчәр укучыдан торган команда үзләренең көчләрен логик математик мәсьәләләр чишүдә сынадылар. Барлыгы район күләмендә урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 33 команда катнашты. Укучылар 20 мәсьәләдән торган биремнәрне чишкән арада Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы 9 нчы класс укучылары белән “Дәрестә тематик контроль, шулай ук төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” дигән темага мастер класс тәкъдим итте.
-
Башлангыч класслар атналыгы 19.10.2016

Югары Яхшый мәктәбендә “ Алтын көз” дип исемләнгән башлангыч класслар атналыгы бара. Беренче көнне “ Көз! Көз! Бәхетле көннәр!” исеме астында рәсем конкурсы узды. Икенче көнендә “ Сөмбелә” бәйрәме узды. Бу кичәдә әти- әниләр дә катнашты. Мәктәп директоры А.С.Амиров бәйрәм белән котлады.Башлангыч класс укучылары җыр, бию, нәфис сүз буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әти-әниләр, бәйрәмне оештырган укытучылар Д.Ф. Нәбиуллинага һәм С. Р. Шайхуллинага рәхмәтләрен җиткерделәр. Атнаның киләсе көннәрендә “ Көзге яфрак сәяхәте” дигән пьеса күрсәтәчәкләр. Шәҗәрә конкурсы булачак.
-
Өмә. 10.10.2016

Мәктәптә өмә өештырылды. Укучылар мәктәпнең тирә - янын чүпләрдән чистарттылар, корган ботакларны чыгардылар. Барлык укучыларда өмәдә актив катнаштылар.
-
Участие в региональном семинаре 07.10.2016

Набиуллина Д.Ф. учитель начальных классов, 22 сентября 2016 г. приняла участие в семинаре "Основные направления ФГОС начального общего образования. Планируемые результаты обучения, новая система оценивания и диагностика учебной деятельности младших школьников", проходившем в г. Елабуга.
-
Хәтер көне 07.10.2016

6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында “Хәтер маршы” инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Казан шәһәренең 38нче мәктәп укучылары, укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар килде.Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән мәктәп директоры,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,тарих фәне укытучысы,педагог-оештыручы бу очрашуда катнаштылар
-
Мәктәп туры җиңүчеләре 07.10.2016

Бөтенрәсәй һәм республика олимпиадасы”ның мәктәп туры җиңүчеләре билгеле булды. Котлыйбыз , уңышлар телибез.
-
5 сыйныфларда тест эше 06.10.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының "2016-2017 нче уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү" приказы нигезендә, 30 сентябрьдан 6 октябрь га кадәрТатарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Югары Яхшый төп мәктәбендә дә, 5нче сыйныф укучылары математикадан, рус теленнән старт диагностикасы үтте.
-
Укытучылар бәйрәме.
06.10.2016
5 нче октябрь –Укытучылар бәйрәме . Шул уңайдан, 6 нчы октябрьда укытучыларыбызны хөрмәтләп, бәйрәм оештырылды.Укучылар аларны тәбрикләп концерт номерлары күрсәттеләр Бәйрәм телевизион тапшыру формасында оештырылган иде, бәйрәм җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмне педагог – организатор Г.А.Ахмадиева оештырды. Чара бик күңелле булды.









