Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Белем күтәрү курслары 02.11.2016

Рус теле укытучысы Акирова Гөлчәчәк Исмәгыйль кызы Казанда белем күтәрү курсларында булып кайтты.
-
Киңәшмә 01.11.2016

1.11.2016 көнне башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышы узды. ВПРга әзерлек ысуллары каралды.
-
Олимпиадага әзерлек 01.11.2016

Башлангыч сыйныфларда укучыларның көзге каникуллар вакытында да олимпиадага әзерлек эшләре дәвам итә.
-
Диспансеризация 28.10.2016

26 октябрь көнне Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә бер төркем табиблар укучыларга диспансеризация үткәрде. Әлеге чараның максаты- вакытында авыру балаларны билгеләү, авыруны кисәтү.
-
Татар теленнән диагностик мониторинг. 28.10.2016

27 нче октябрь көнне, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4,6 һәм 8 нче сыйныф укучылары белән Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан, оф-лайн күзәтү астында татар теленнән Республикакүләм мониторинг үткәрелде. Укучылар, мөстәкыйль рәвештә тест эшләрен эшләп, үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Проводы в армию осенних призывников 28.10.2016

Сегодня в Актаныше прошел праздник «День призывника».
-
Спорт атналыгы
28.10.2016
Мәктәп күләмендә бик күңелле физкультура атналыгы булып узды. Атналык уңаеннан, төрле чаралар, ярышлар үткәрелде.
-
Технология укытучылары семинары. 22.10.2016

"Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга хезмәт тәрбиясе бирү" темасына Такталачык интернат-мәктәбендә технология укытучылары семинары булып узды.Әлеге семинарда Сибатова Рәзилә Ринас кызы «Дәресләрдә яңа мәгълүмати технологияләр һәм актив методлар куллану - шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты”дигән темага чыгыш ясады.
-
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең 2016 нчы ел финалистлары ачыкланды. 22.10.2016

Быел бәйгегә 80 нән артык гариза килгән. Кызганычка каршы, аларның кайберләре бәйге нигезләмәсендә каралган таләпләргә туры килмәгән. Килгән гаризалар арасыннан дөньякүләм бәйгедә катнашыр дәрәҗәдә булган интернет-проектлар сайлап алынган һәм бәйгегә кабул ителгән. Бәйгедә барлыгы Татарстанның 17 шәһәр һәм районыннан һәм Самара өлкәсеннән катнашучылар булган. Шулай ук җиңүчеләр арасында безнең мәктәптән дә проектлар бар.Сибатова Рәзилә Ринас кызының шәхси сайты,2 сыйныф укучысы А.Сибатовның шәхси сайты. Аларны финалга чыгулары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!
VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.
-
Көндәлекләр тикшерелде. 22.10.2016

Бу атнада директорның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Р.Сибатова тарафыннан барлык укучыларның да көндәлекләре тикшерелде һәм директор яны киңәшмәсендә анализ ясалды.









