Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Новости Уразаевской ООШ
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 06.09.2024
2024 нчы елның 6 нчы сентябрендә Уразай мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Валиева Г.С мәктәпнең 2023-2024 уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара.
Җыелышта ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы үзенең чыгышында бу елның беренче яртыеллыгында булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “ФОРПОСТ” Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге “ директоры Кирамова Ландыш Рәдиф кызы чыгыш ясады.
Грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәү буенча Валиева Г.С. чыгыш ясады. Чыгышның төп максаты ата-аналарны мәктәп яшендәге балалар белән гаиләләрдә вирус авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштыру, үз балаларының сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тою һәм вакцинацияләүгә уңай караш тәрбияләү торды. Ахырда ул ата-аналарга балаларын җитди куркыныч астына куймаска, үзләренә һәм гаиләсенә даими рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды.
Шулай ук ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте, профилактик эш алып барылуы, мәктәптә хокук бозулар статистикасы турында җентекләп сөйләде. Яшүсмерләрнең девиант тәртибен формалаштыру, баланың үз-үзен тотышында тайпылышлар нигезендә гаиләдә, мәктәптә, яшүсмерләр мохитендә "аерым" мөнәсәбәтләр булуы билгеләп үтелде. Мәктәптә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү үз эшен башкара, индивидуаль профилактик эш алып барыла торган, укучыларны мәктәп эчендәге исәпкә кую тәртибе, шулай ук учеттан төшерү тәртибе әйтелде. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү.
Мәктәп администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Беренче очрашу булды һәм уңай тәэсирләр калдырды.
Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар. Җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
К списку новостей