Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Флешмоб "Утренняя подзарядка" 07.04.2021
Мәктәп укучылары Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган флешмобта катнаштылар.
-
"Туган телем-иркә гөлем"/Родной язык 06.04.2021
1 нче сыйныф укытучысы Салахова Сөрия Рөстәм кызы башлангыч сыйныфлар белән берлектә класстан тыш чара уздырды. Чара җырлар, уеннар белән, туган телгә караган сораулар белән үрелеп барды.
Учитель 1 класса Салахова Сурия Рустемовна совместно с начальными классами провела внеклассное мероприятие. Мероприятие сопровождалось песнями, играми, вопросами на родном языке.
-
"Гаиләмнең матур гореф-гадәтләре"/"Хорошие традиции моей семьи" 02.04.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан 2,4 сыйныф укытучысы Шарипова А.Ф. "Гаиләмнең матур гореф-гадәтләре" темасына класстан тыш чара уздырды. укучылар татар халкының борынгыдан яшәп килгән йолалары, гореф гадәтләрен искә төшерделәр, таныштылар.
Классный руководитель 2,4 класса Шарипова А.Ф. провела внеклассное мероприятие на тему «Хорошие традиции моей семьи». Она ознакомила и напомнила ребятам о традициях, которые есть в татарском народе. В свою очередь, учащиеся тоже рассказали о традициях, которые есть в их семьях.
-
1 нче класска кабул итү / Прием в 1 класс 01.04.2021
1 сыйныфка кабул итү кампаниясе старт ала
1 апрель 2021 ел.
Хөрмәтле ата-аналар һәм булачак беренче сыйныф укучыларының законлы вәкилләре!
Ата-аналардан гаризалар бирү вакыты РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында» 02.09.2020 ел, №458 боерыгы белән билгеләнгән.
Гаризалар түбәндәге срокларда кабул ителә:
- мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче сыйныфка керү хокукы булган балалар өчен-2021 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр;
- мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен (буш урыннарга күчерелә) – 2021 елның 6 июленнән 5 сентябренә кадәр.
-
Рәхмәт хаты/Благодарственное письмо 31.03.2021
Балаларның сәләтен, иҗади активлыгын камилләштерүгә керткән өлеше һәм фидакарь хезмәте өчен технология укытучысы Гимазов Нияз Фаязетдин улы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Һөнәри дебют” /“Профдебют” 31.03.2021
Эшче һөнәрләрне популярлаштыру, һөнәри әзерлекнең статусын, стандартларын үстерү максатыннан уздырылган “Ворлдскиллс-Россия” чемпионаты кысаларында оештырылган “Һөнәри дебют” бәйгесендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Халык авыз иҗаты/Народное творчество 19.03.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан 5 нче сыйныфта "Халык авыз иҗаты" темасына класстан тыш чара узды. Укучылар "Кояш" һәм "Йолдызлар" командаларына бүленеп, татар халык мәкальләре, табышмалары, җырлары, әкиятләренә караган интеллектуаль уенда катнаштылар. Татар халык мәкальләре буенча рәсемнәр ясадылар. Танылган Хуҗа Насертдин мәзәкләренә скетч куйдылар. Ахырда "Йолдызлар" командасы җиңү яулады.
В связи с" Годом родныз языков и народного единства"в 5 классе прошло внеклассное мероприятие на тему "Народное творчество". Учащиеся разделились на команды "Солнце" и "Звезды" и приняли участие в интеллектуальной игре, в которой содержались вопросы по татарским народным пословицам, загадкам, песням, сказкам. Нарисовали рисунки по мотивам татарских народных пословиц. Поставили скетчь на шутки известного Ходжи Насреддина. Победителем стала команда" Звезды".
-
Фәнгә тәүге адымнар. (зона этабы)/ Первые шаги в науку.(зональный этап) 16.03.2021
15 нче март көнне 2 нче класс укучысы Салахова З. укытучысы Шарипова А.Ф. җитәкчелегендә "Кышлаучы кошлар" темасына проект яклап, зонада 3 урынга лаек булды. 3 нче класс укучысы Фазлиева З. "Авылым атамалары" темасына проект эшен уңышлы яклап, зонада 2 нче урынга лаек булды һәм район этабына узды. Укытучы – Муллахметова А.Ф.
-
"21 нче гасыр Кулибиннары" /"Кулибины 21 века". 15.03.2021
13 нче март көнне " 21 нче гасыр Кулибиннары" дигән яшь уйлап табучылар бәйгесе булды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Маликов Искәндәр, 7 класс укучылары Гарипов Айдар ,Гиздатуллин Илмир, Гарипов Айназ , Исламов Эльмар призлы урыннарга лаек булдылар. Укытучысы Гимазов Н.Ф. Котлыйбыз!
-
"Мин - мастер!" / "Я - мастер!" 15.03.2021
Районкүләм "Мин - мастер!" бәйгесенә йомгак ясалды, 5 нче класс укучысы Маликов Искәндәр 2 нче урынга лаек булды.