Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
“Бозда сак булырмын!” конкурсы нәтиҗәсе. 28.12.2015

“Бозда сак булырмын!” Республика балалар рәсеме конкурсының район этабында “Россия МЧСы төзелүгә 25 ел, Татарстан Республикасы МЧСы төзелүгә 20 ел” номинациясендә 3 урынны алган 4 класс укучысы Галимҗанова Илнара ( укытучысы – Мусина Г.М.) МКУ “Управление образования” грамотасы белән бүләкләнә.
-
Яңа ел бәйрәме 28.12.2015

26 нчы декабрь көне мәктәптә Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм программасы буенча төрле әкият геройлары чыгыш ясады. Кичә җыр-бию, уен-көлке белән бергә үрелеп барды. Балалар чыршы тирәли әйләнеп Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Рәсем ясау, стенгазета чыгару, Яңа ел уенчыклары ясау, маскалар буенча ярышларга нәтиҗә ясалды. Алдынгы укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәм ахырында балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре таратылды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Хуш киләсең, Яңа ел!
-
Олимпиада нәтиҗәләре 24.12.2015

9 сыйныф укучысы Гыйздәтуллина Назлыгөл татар теленнән үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында призер булды (Укытучысы: М.Ф. Хабирова). Җиңүе белән котлыйбыз!
-
Профсоюз рәисләре киңәшмәсе 21.12.2015

17 нче декабрь көнне мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе Мусина Г.М. Башкарма комитетның актлар залында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә сүз Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты арасында төзелгән тармак килешүенең 2015 нче ел өчен үтәлеше һәм алдагы елга үзгәрешләр кертү хакында алып барылды.
-
Ачык шәхси көрәш турниры 21.12.2015

18 нче декабрь көнне 8 класс укучысы Хуҗин Фарис Байлар Сабасында Наил Хөснулла улы Хамидуллин истәлегенә уздырылган көрәш ачык шәхси турнирында 70 кг га кадәр категориядә 1 урынны яулады. Молодец, Фарис! Котлыйбыз!
-
Кышкы сезонны ачу ярышы 21.12.2015

19 нчы декабрь көнне 9 класс укучылары Гыйздәтуллина Назлыгөл, Ильясова Сөмбел, Гафуров Райнур һәм Ногманов Алмарислар (укытучылары – Гыйздәтуллин И.М.) мәктәп данын яклап кышкы сезонны ачу ярышында катнаштылар.
-
Китапханәчеләр семинары 14.12.2015

11 нче декабрьдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Талантлы укучы тәрбияләү, үстерү: заман таләбе һәм традициясе” дигән темага китапханәчеләр семинары булып узды. Киңәшмәдә безнең мәктәптән китапханәче Миргалимова Эльвира Вакиф кызы катнашты.
-
Видеоконференция 14.12.2015

ннеиядә катнашты.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек 14.12.2015

Тиздән барыбызның да көтеп алган бәйрәме – Яңа ел җитә. Мәктәбебездә бәйрәмгә әзерлек эшләре башланып китте инде.
-
«Россиядә код сәгате” акциясе 05.12.2015

4 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шушы форсаттан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды. 5 нче декабрь көнне мәктәпнең информатика укытучысы Хәбиров Газинур Әнҗәп улы тематик дәрес уздырды.










