Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Каникулда спорт ярышлары 02.04.2016

Каникул вакытында Иске Җияш башлангыч мәктәбе һәм Теләкәй мәктәбе укучылары белән берлектә теннис, шашка ярышлары булып үтте. Бу төрләр буенча һәр укучы үзләренең көчләрен сынап карадылар. Теннис буенча 7 нче класс укучысы Миргалимов Илфат Ришат улына, шашка буенча Ахметов Раушан Рәмзил улына тиңнәр булмады.
-
Балалар китаплары көне 02.04.2016 2 нче апрель – Балалар китаплары көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәче Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы башлангыч сыйныф укучылары белән бергә китапка багышланган чара үткәрде. Укучылар бу көннең кайчан үткәрелә башлавын белделәр. Г.Тукайның “Китап” шигыре белән, китапны уку һәм саклау кагыйдәләре белән таныштылар. Китап турында мәкаль – әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлап үттеләр. Иң беренче дәреслек – әлифба китабы турында әңгәмә кордылар. Чара бик кирәкле һәм күңелле үтте.

-
Район башлыгы призына көрәш ярышы 01.04.2016 30-31нче март көннәрендә "Актаныш" спорт комплексында район башлыгы призына 1998нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш ярышлары үтте. Барлык мәктәпләрдән 170 укучы катнашты.Ярышлар барысы 13 авырлык категориясендә үтте. Безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис үз авырлыгында 2нче урынны яулады.

-
Профсоюз рәисләренең киңәшмәсе 30.03.2016 25 нче март көнне мәктәпнең профсоюз рәисе Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында уздырылган профсоюз рәисләренең киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә сүз Хезмәт килешүе үтәлеше, 2015 нче ел йомгаклары, санаторийларга путевкалар алу, матди ярдәм күрсәтү тәртипләре хакында алып барылды. Профком рәисләрен борчыган сорауларга Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Карамов А.С., бухгалтеры Галиахметова Т.Х. лар җавап бирделәр.

-
“Әдәби герой музее” конкурсы 30.03.2016 Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында уздырган“Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесенең район этабының “Г.Тукай әсәрләре – илһам чыганагы” номинациясендә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) эше 3 урынны яулады. Ул грамота һәм китап белән бүләкләнде.

-
“Территория Закона” конкурсы 30.03.2016 Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы “Территория Закона” конкурсының муниципаль этабының “Укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү” номинациясенә отчет альбомын тапшырган иде. Ул төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2 урынга лаек дип табылды.

-
Рус теленнән ОГЭ 29.03.2016

29 нчы март көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә 9 нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Г.Ф.Сабирова
-
"Көмеш кыңгырау" газетасында мәкалә 28.03.2016
"Көмеш кыңгырау" газетасының №20 санында 9нчы класс укучысы Закирҗанова Рушаниянең (укытучысы Хәбирова М.Ф.) "Нур өләшүче ул" исемле мәкаләсебасылып чыкты.Ул анда авыл фельдшеры Харрасова Нураниянең тырыш хезмәте һәм авыл кешеләренең аңа карата зур хөрмәтетурында яза. -
Татарча көрәш ярышы 28.03.2016

Каникул вакытында Мөслимдә узган төбәкара көрәш ярышында 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис 1нче урынны яулады, диплом һәм премия белән бүләкләнде.
-
Математикадан ОГЭ 28.03.2016

28 нче март көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә 9 нчы класс укучылары математика фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Ахметянова Ф.Б.










