Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Математикадан ОГЭ эшләп карау 26.11.2016

Бүген 9нчы класс укучылары математикадан ОГЭ эшләп карау өчен район үзәгенә баралар.
- “Боз өстендә уяу бул!” республика рәсем конкурсы 25.11.2016 “Боз өстендә уяу бул!” республика рәсем конкурсының район этабында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Ахметов Илмир 3 нче урын алды. Җитәкчесе – Ахметов Р.Х.
-
Татар – башкорт көрәшенең ачык турниры
19.11.2016
РСФСР спорт мастеры булган көрәшче Анваров Илфат Зәки улы истәлегенә багышланган район күләмендә үткәрелгән 2000 нче елгы һәм яшьрәк спортчылар арасында үткән ярышта 75 кг авырлык үлчәвендә 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис 1 нче урын яулады.
-
Олимпиадалар дәвам итә
19.11.2016
Район олимпиадалары дәвам итә. Тарихтан, географиядән,инглиз теленнән безнең мәктәп укучылары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр. Математикадан Иске Җияш куст башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Галиев Рөстәм Рәсүл улы призер булды (укытучысы:Гәрәева Флүсә Сабит кызы).
-
Математикадан район олимпиадасы
15.11.2016
Бүген математикадан район олимпиадасына мәктәп данын якларга 5нче класстан Ахметов Раушан, 9нчы класстан Хуҗин Фарис бара.Аларга уңышлар телибез!
-
Гомуми ата – аналар җыелышы 12.11.2016

10 нчы ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры Г.М.Мусина, укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының (М.Ф.Хәбирова, Э.В.Миргалимова), рус теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызының чыгышлары тыңланды. Чирек йомгаклары буенча сөйләшү классларда дәвам итте.
-
Аттестация 04.11.2016 Республикада мәгариф хезмәткәрләре аттестация үтүенең икенче этабы башланды. Гаризалары расланган педагогларга үзләренең шәхси кабинеты аша документлар пакетын нәтиҗәлелек картасы белән тулыландыру мөмкинлеге булдырылды.

-
4, 6, 8 нче классларда татар теленнән диагностик тестироване 04.11.2016

27 нче октябрь көнне 4, 6, 8 нче классларда оф-лайн режимда татар теленнән диагностик тестироване үтте. Куст мәктәпләрендәге укучылар белән барысы 12 укучы сынау үтте. Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
-
Педагогик киңәшмә 04.11.2016 3 нче ноябрь көнне мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә үтте. Көн тәртибендә 1 нче чирек нәтиҗәләре, ОГЭ га әзерлек торышы һәм агымдагы мәсьәләләр каралды.

-
ОГЭ(төп дәүләт имтиханы) биреп карау 04.11.2016 9нчы класс укучылары район үзәгендә 1 нче ноябрь көнне рус теленнән, 2 нче ноябрь көнне математикадан ОГЭ эшләп карауда катнаштылар. Нәтиҗәләр начар түгел.











