Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
«Детство без границ» конкурсы нәтиҗәләре 24.04.2019

«Детство без границ» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Шәрип башлангыч мәктәбе укучысы Хабиров Айннур фоамиран эше белән 3нче урынны ( җитәкчесе- Гарипова Ләйсән Котдус кызы),3нче класс укучысы Кручинин Ринас бәйләм эше белән 1нче урынны( җитәкчесе-Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы),9нчы класс укучылары Гәрәева Фируза һәм Галиева Азалия , 8нче класс укучысы Миргалимов Рифат "Минем инициативам" социаль проектлар конкурсында экология буенча "Чиста юллар, чиста елгалар" эше белән 1нче урынны (җитәкчесе - Хабирова Сиринә Рәдис кызы)яуладылар. Молодцы!
-
Техник модельләрне ярыштыру 23.04.2019

Район буенча техник модельләрне ярыштыру конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 6нчы класс укучысы Ахметов Ильмир, 7нче класс укучысы Ахметов Раушан резина моторлы гади автомобильне ераклыкка ярыштыру буенча 2урын, самолетны ераклыкка ярыштыру буенча 1нче урын, резиномотор көймә ярышы буенча 2нче урын, радио белән идарә ителә торган көймә ярышы буенча 2нче урын яуладылар. Җитәкчеләре - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
Инглиз телендә "Письмо другу" сочинениеләр конкурсы 22.04.2019

Район буенча үткән инглиз телендә "Письмо другу" сочинениеләр конкурсында 9нчы класс укучысы Гәрәева Фирүзә сертификатка ия булды.Укытучысы - Земфира Миңнеәхмәтова . Молодцы!
-
"Говорим и поем по-английский" район фестивале 22.04.2019

"Говорим и поем по-английский" район фестивалендә 6нчы класс укучысы Галиев Рөстәм номинациядә Җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Укытучысы- Минахметова Земфира. Молодцы!
-
Инглиз теле укытучыларының төбәкара фәнни-гамәли семинары 18.04.2019

17 апрель көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә инглиз теле укытучылар ының "Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр " дигән темасы буенча төбәкара фәнни-гамәли семинары узды. Семинарда безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Миңнеәхмәтова З.М. катнашты.
-
Инглиз телендә театр конкурсы 18.04.2019

15-16 апрель көннәрендә Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча" 1-8 сыйныф укучылары өчен инглиз телендә театр" конкурсы булып узды. Безнең мәктәп укучылары инглиз телендә “Белоснежка и семь гномов” әкиятен сәхнәләштереп, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре: З.М.Миңнеәхмәтова.
-
ВПР башланды 15.04.2019

4,5,6нчы классларда ВПР ны грфик нигезендә эшләү башланды. Эш нәтиҗәләре белән отчетларны ФИС ОКО сайтына информатика укытучысы Хабиров Газинур урнаштырып бара. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Космонавтика көне 13.04.2019 Мәктәптә 12апрель - космонавтика көне билгеләп үтелде. Класс сәгате вакытында 9 нчы класс укучыларына физика укытучысы Хабиров Газинур Җир тирәли 108 минут" исемле чара үткәрде. Ул презентация белән Россиядәге космонавтикасы турында аңлатты.

-
Алдынгыларны бүләкләү 13.04.2019

12.04 көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасында һәм Рәсәйдә олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Безнең мәктаәптән 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә һәм аны әзерләгән ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы район башлыгының Мактау грамотасы белән һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Мәктәп төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1нче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде. Молодцы!
-
Баскетбол ярышы 06.04.2019

Бүген Сәетгәрәев Инсаф, Галимҗанов Ренат, Миргалимов Рифат, Идрисов Нәфис, Ахметов Раушан һәм Әхнәфов Әлфистән торган безнең мәктәпнең егетләр командасы район баскетбол ярышында 3нче урынны яуладылар. Җитәкчесе - физкультура укытучысы Гыйздәтуллин Илсур Мансур улы. Молодцы!










