Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
Телефон: | |
E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 59 учащихся |
У нас учат: | 15 педагогов |
Новости Такталачукской ООШ
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә театр атналыгы/Неделя театра
Опубликовано: 25.03.2024Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, мәктәпнең тәрбия
планы чаралары нигезендә, театр атналыгы оештырылды. Атналыкны 15
март көнне башлангыч класс укучылары ачты. 1нче класс укучылары
“Сертотмас үрдәк”, 2 нче класс укучылары “Ике кыз” әкиятен, 3 нче класс
укучылары “Серле ачкыч” , 4 нче класс укучылары “Әбиләрдә кунакта”
әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
19 нчы март көнне 5-8 нче класс укучылары атналыкны дәвам итте.
Укучылар сәхнәдә күрсәткән әсәрләр урыны белән шаян, көлкеле булды,
урыны белән уйланырга мәҗбүр итте. 5 нче класс укучылары “Сак-Сок”
бәетен, 6 нчы класс укучылары “Табигать балалары”, 7 нче класс укучылары
“Кызыл алмалар”, 8 нче класс укучылары “Кабак” әсәрен сәхнәләштерделәр.
Чарага әзерлек эшләре дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, класс
җитәкчеләре тарафыннан оештырылды. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре гаилә,
балалар һәм әти-әниләр, экология, патриотизм, сугыш афәте, белемгә хөрмәт,
туган телгә хөрмәт һәм сак караш, туган телне саклау кебек тәрбияви
темаларны ачты. Укучыларның, остазларның хезмәте тиешенчә бәяләнде.
Атналыкны 9 нчы класс укучылары Г.Камалның “Банкрот” әсәре белән
йомгаклый.
С 15 по 22 марта в МБОУ “Такталачукская ООШ” была организована
неделя театра. Неделю открыли учащиеся начальных классов. 15 марта 1-4
классы показали свои творческие постановки. 19 марта учащиеся 5-8 классов
продолжили театральную неделю своими интересными пьесами.
К списку новостей